tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша

Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Габдулла улы Гыйниятуллинның энесе Равил әфәнде бакыйлыкка күчте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мәрхүмнең гаиләсенә кайгынамә юллады.

Хөрмәтле Рим Габдулла улы!

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән  бертуган энегез Равил Габдулла улы Гыйниятуллин вафат булу сәбәпле, Сезнең, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм сабырлык телим. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.  

Олы ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                       В.Г.Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*