tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәде
Сабантуй тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәде

Сабантуй тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәде

Җырлап-биеп күңел ачтык көн буе

Бер еллык тәнәфестән соң, милләттәшләребез Сабантуй мәйданында кабат очраштылар. “Җиңү” ял паркында һәм шәһәр ипподромында оештырылган милли бәйрәмгә халык ашкынып, бераз дулкынланып җыелды. Илебездә тынычлык, гаиләләребездә иминлек хөкем сөрсен, кайгы-борчулар урап узсын, дип теләде алар.

Зарыгып көттек сине, Сабантуй!

Өлкә Сабан туен Татарстанның Буа районы сәнгать осталары “Сабантуй – дуслык һәм тынычлык бәйрәме” дип исемләнгән гаҗәеп матур, милли төсмерләргә бай вокаль-хореографик композиция белән башлап җибәрделәр. Шәрәфле кунакларны халкыбызның затлы вә татлы ризыгы – чәкчәк һәм җыр-биюләр белән каршы алу күренеше дә тантанага кабатланмас ямь өстәде.

Киң мәйданны тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских сәламләде.

“Тирән тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан Сабантуй халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный. Ул күптән инде төрле милләт кешеләренең мәхәббәтен яулады, яраткан бәйрәменә әверелде”,- диде регион җитәкчесе.

Өлкә башлыгы татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә – Сенгилей районы Красный Гуляй мәдәният йорты директоры Венера Хусаинова белән автономиянең башкарма комитеты әгъзасы Фаил Мударисовка – Мактау грамоталары, Инза районы татар автономиясе җитәкчесе Наилә Нугаевага Рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экономика буенча комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Ульяновск өлкәсе татарларының хезмәт сөючән, тырыш, уңган булуына соклануын белдерде.

“Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешегез, үзегезнең урыныгызны нык тотыгыз, бердәм, дус-тату яшәгез”,- диде Ринат Рәуф улы.

Ульяновск шәһәре башлыгы Сергей Панчин һәм “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе җитәкчесе Василий Гвоздев та милләттәшләребезгә изге теләкләрен ирештерделәр.

Татар халкында бүләк бирү күркәм күренеш санала. Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, һәрвакыттагыча, күчтәнәчләрне мул итеп таратты. Ул шәрәфле кунакларга милли бизәкле түбәтәйләр кидерде. Ә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафинага офис мебеле юнәтү өчен сертификат тапшырды.

Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин киләсе елда Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу зурдан кубып билгеләп үтеләчәге турында горурланып сөйләде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин бәйрәмне оештыруда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен юллады.

“Быел Ульяновск өлкәсенең утызга якын авылында, районы һәм шәһәрләрендә халкыбызның гүзәл бәйрәме уза”, – диде ул.

Хезмәтенә күрә – хөрмәте

2021 ел милләттәшләребез өчен шатлыклы вакыйгаларга бай булып чыкты. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Ривгать Ахмедуллов күптән түгел Россия Федерациясенең атказанган врачы исеменә лаек булган Гөлсирә Физюкованы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алган Җәмилә Мифтахованы, Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелгән Әлфия Абутдинованы, түгәрәк юбилейларын билгеләп үтүче Асия хаҗия Мөлекова белән Рузия Хәлимованы котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ә Засвияжье районы татарлары арасында актив эш алып баручы булдыклы милләттәшләребез Иршат һәм Римма Алмакаевлар шәһәр Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина Губернатор тарафыннан игълан ителгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе кысаларында 1 нче класска баручы дистәдән артык баланы букчалар белән сөендерде.

Хуҗаларның уңганлыгы капкасыннан күренә

Татарның элек-электән бай тарихлы, тырыш, җыр-моңга гашыйк халык булуы мәгълүм. Сабантуй мәйданында җәелеп киткән “Татар утары”на кергән һәрбер кеше моңа тагын бер кат инанды. Өлкәнең унтугыз районы халкыбызның тормыш-көнкүрешен, милли гореф-гадәтләрен, аш-суын, киемнәрен тасвирлаучы татар өйләре булдырган иде. Шунысын ассызыклап үтәсе килә: барысы да чын күңелдән, тырышып әзерләнгәннәр.

Барыш районы Зөя Башы авылында егерменче гасыр башында бөек Тукайны кунак иткән халык яши. Алар моның белән чиксез горурлана. Шулай ук мамык шәл бәйләү буенча да калдалыларга тиңнәр юк. Мәләкәслеләр һәрвакытта да милли йолаларга өстенлек бирәләр. “Яучы карчык” йоласын бүген яңартып җибәрсәк, ялгыз егет-кызларыбыз бермә-бер кимер иде. Карсунлылар утарында татарның умартачылык белән уңышлы шөгыльләнүе мәгълүм булды. Николаевка һәм Новоспасское районнарында кунакчыл милләттәшләребез яшәвен ишетеп кенә түгел, күреп тә беләбез. Ачык йөз, телеңне йотарлык милли ризыклар белән каршы алалар.

Жюри милли утарлар – подворьелар смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча дәрәҗәле беренче урынны Чынлы районына бирде. Ә икенче һәм өченче урыннарны Иске Кулаткы һәм Мәләкәс районнары үзара бүлештеләр.

Кем җитезрәк – шуңа бүләк

Сабан туенда милли спорт ярышлары күп төрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Олысы-кечесе сулы чиләкле көянтәләр асып йөгерде, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу кебек бәйгеләрдә теләп катнашты. Татар бәйрәменә беренче тапкыр килгән өлкә җитәкчесе Алексей Русских та күзләрен бәйләгән килеш чүлмәк ватып карады.

Балалар өчен дә төрле милли уеннар әзерләнгән иде. Әби-бабайларына, әти-әниләренә ияреп килгән малайлар һәм кызлар капчык киеп узыштылар да, капчык белән сугышып та күрсәттеләр, колга башына да үрмәләделәр. Җитезрәкләре, билгеле, бүләк отты. Тирә-якка тузан туздырып финишка ашыгучы алмачуарларны карап торуы үзе бер могҗиза иде.

Батырлар кулы – билдә, чиккән сөлгеләр – иңдә

Бәйрәмдә иң күп тамашачы җыйган урын – көрәш мәйданы. Башка төрле уен-бәйгеләр тәмамланып, мәйданда халык шактый азайганнан соң да, көрәш яратучылар, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтте, алар өчен җан атты, көч биреп торды. Ярышлар балаларның бил алышуы белән башланып китте. Көч сынашырга теләүче яшүсмерләр шактый иде. Димәк, милли көрәшебез яшәячәк әле.

Көрәш келәмендә алышлар киеренке барды. Сабантуй батыры кем булыр? Җанатарлар тын да алмый шул сорауга җавап көтте. Һәм, ниһаять, көрәшне оештыручы һәм баш хөкемдар Фәнис Заббаров 2021 елның абсолют батырын игълан итте. Әлеге исемгә Димитровград шәһәреннән танылган көрәшче Денис Сентнеров лаек булды. Көне буе күләгәдә көрәшчеләрне күзәткән көр тәкә тиз арада Денисның иңенә менеп кунаклады.

Җырлап-биеп күңел ачтык көн буе

Сабантуйга саф татарча сөйләшергә тилмергән, җыр-моңнарыбызга сусаган милләттәшләребез җыела бит. Алар сәхнәдән яңгыраган һәр сүзне, һәр җырны йотлыгып тыңлый, дәртлерәк абый-апалар артистларга кушылып биеп тә җибәрәләр.

Буа районы җитәкчеләре семберлеләргә зур бүләк алып килгән иде – Татарстанның атказанган артисты Ринат Рахматуллинның чыгышы Сабан туеның бизәгенә әверелде. Өлкәбезнең үзешчән сәнгать осталары да бер дә кимен куймадылар. Көне буе рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, тамашачының күңелен күрделәр. Афәрин, егетләр-кызлар!

Рәхмәт сүзләрен кабул итегез!

Бәйрәмне менә шулай киң колачлап, һәркем сокланырлык итеп үткәрү – милләтебезне данлау, тарихыбызны барлау ул. Сабантуй милләттәшләребезне очраштырып кына калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәде. Ә моның өчен, билгеле, күп тырышлык куярга кирәк. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздыру чарасын күргән өчен семберлеләр өлкә татарлары лидеры Рамис Сафинга, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафинага һәм аның командасына, Татарстанның Буа районына, өлкәбез районнары җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, спонсорларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Сездәй асыл ул-кызлары булганда, татар халкы яшәр, милләтебез чәчәк атар!

Рузия ХӘЛИМОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*