tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар” газетасына языл һәм бүләк от!
“Татарлар” газетасына языл һәм бүләк от!

“Татарлар” газетасына языл һәм бүләк от!

Бөтендөнья татарларының тормышы, көнкүреше, күренекле, булган кешеләре, шулай ук халкыбыз тарихы, гореф-гадәтләре, татар дөньясындагы яңалыклар хакында язучы “Татарлар” газетасына язылу дәвам итә. Россия күләмендә айга ике тапкыр чыгучы басмага язылучылар бүләк тә ота алачак.

“Татарлар” газетасы «Сездән – язылу, бездән – бүләк!»  исемле конкурс игълан итә. Бәйгедә  2021 нче елның 1 апреленнән-30 нчы июненә кадәр газетага язылучылар катнаша ала. Басманың Татарстан буенча индексы: П2359, Россия буенча индексы: П7075

Моның өчен кимендә 6 айга язылуны раслаган квитанция күчермәсен +7( 917) 264 54 44 телефон номеры вацабына, яисә  [email protected] электрон адресына, шулай ук  420060, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 йорты, “Татарлар” газетасы редакциясе адресына юлларга кирәк. Конкурс таләпләре белән нигезләмәдә тулырак таныша аласыз. Гаризалар  2021нче елның 30 нчы июненә кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗәләр 16-30 нчы июль көннәрендә ясала. Бергә булыйк, бердәм булыйк, кызыклы язмалар аша татар дөньясы яңалыкларыннан һәрвакыт хәбәрдар булыйк!

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*