tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Кабан күле буенда татар теле дәресе узачак
Казанның Кабан күле буенда татар теле дәресе узачак

Казанның Кабан күле буенда татар теле дәресе узачак

Бүген Кабан күле буенда татар теле буенча сөйләшү клубы дәресе узачак. Дәрескә, телне нинди дәрәҗәдә белүенә карамастан, теләгән һәркем кушыла ала.

Сөйләшү клубында дәресләр тел киртәсен җиңәргә, татар телендә фикерләрне дөрес формалаштырырга һәм тел тирәлегенә чумарга ярдәм итәчәк. Клубта катнашучылар шулай ук татар телендә «Крокодил» уенын уйный алачак, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең социаль челтәрендә.

Укулар тал янындагы кызыл эскәмияләрдә (Сәлимҗанов урамы буенча «Алтын» кибетеннән таба) 19:00 сәгатьтә уза. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*