tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургның «Мирас» бию ансамбле татар биюләрен биергә теләгән яшьләрне чакыра
Санкт-Петербургның «Мирас» бию ансамбле татар биюләрен биергә теләгән яшьләрне чакыра

Санкт-Петербургның «Мирас» бию ансамбле татар биюләрен биергә теләгән яшьләрне чакыра

Санкт-Петербургның «Мирас» милли-мәдәни үзәгендәге «Мирас» бию ансамблендә биергә теләүчеләр өчен татар биюләрен өйрәтәләр.

«Ансамбльгә быел өч ел булды. Бию ансамбленә теләгән һәркем йөри ала, төп максатыбыз – татар мәдәниятен саклау һәм таныту. Хореографиягә һәм бию хәрәкәтләренә бик җитди карыйбыз, аларны үзебез уйлап чыгарабыз. Кайчак әзер бию номерларына да мөрәҗәгать итәбез, чөнки бу – тарих, мәдәният. Аны белергә кирәк», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ансамбльнең җитәкчесе Руслан Вафин.

Аның әйтүенчә, ансамбльне шәһәр күләмендәге концертларга, чараларда чыгыш ясарга чакырып торалар. «Әйтик, бүген «Былбыл» театры иҗат кичәсенә барып чыгыш ясыйбыз. Августта Казанда оештырылган «Түгәрәк уен» фестивалендә катнаштык, Татарстан көнен билгеләп үткәндә дә чыгыш ясадык. Профессиональ дәрәҗәгә җиткерергә тырышабыз. Кайчандыр биюгә йөргән кешеләр дә, бию белән бөтенләй шөгыльләнмәгән кешеләр дә килә», – диде ул.

«Санкт-Петербургка моннан җиде ел элек күчендек. «Сәйдәш» бию театры, «Салават Күпере» халык ансамблендә биегән идек. Мин Казан дәүләт мәдәният институтының хореография бүлеген тәмамладым, ирем белгечлеге буенча – география һәм биология укытучысы. Икебез дә татар бюенә гашыйк. Ансамбльдәге кешеләр төрле төбәкләрдән: Татарстан, Башкортстан Республикалары, Оренбург, Чиләбе өлкәләре һ.б», – диде хореограф Ольга Вафина.

Ансамбль җитәкчеләре ансамбль эшчәнлеген алып баруларын «хобби» дип аңлата. «Безгә Санкт-Петербург һәм Төньяк-көнбатыш төбәк буенча мөселманнарның Диния нәзарәте ярдәм күрсәтә. Костюмнарны тегәргә Бөтендөнья татар конгрессы булышты», – диде алар һәм кунакларга үзләре уйлап тапкан яңа биюне тәкъдим итте.

«Моңарчы бездә хатын-кызларның аерым, ир-атларның аерым номерлары куела иде. Әлеге номерда без парлап биибез, бу безнең ансамбль өчен яңалык. Биюдән күренгәнчә, татар хатын-кызлары тыйнак, егетләр – кыю, батыр. Без аны биюдә чагылдыра алдык дип саныйм», – диде Ольга Вафина.

Яшьләр «Мирас» милли-мәдәни үзәгендә әдәби-музыкаль кичәләр, остаханәләр, Милләтләр йортындагы төрле чаралар уздыруларын әйтте. «Милли-мәдәният үзәгенә якынча 40-50 кеше йөри. Социаль челтәрләрдә катнашучылар күбрәк», – диде Татарстан журналистлары белән очрашуда үзәкнең җитәкчесе Сафия Кичемасова.

Очрашуны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырды.

  • «Мирас» – татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телне саклау, тарату миссиясе булган белем бирү үзәге. Үзәк кысаларында формаль булмаган очрашулар һәм конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм берничә төрле курслар үткәрелә. Биредә төрле яшь төркемнәре өчен татар теле буенча дәресләр оештырыла һәм мәдәни-агарту чаралары уздырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*