Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният йорты әледән-әле милләтара бәйгеләр үткәреп тора. Бу — милләтләр дуслыгына, аларның гореф-гадәтләре белән танышуга ныклы нигез. 1 май көнне биредә беренче тапкыр “Салават күпере” (“Радужка”) исемле милләтара балалар бәйгесе узды. Бәйгедә сигез пар — рус, удмурт, татар (2), мари, чуваш, немец, украин милләтләрен тәкъдим иттеләр.
Балалар иҗади номерлар, милли костюмнарда дефиле күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Мәртәбәле жюри аларга бәя бирде. Бәйгедә удмурт милләтен тәкъдим итүче Виолетта Капина һәм Андрей Петров җиңде.
Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәге исеменнән Элина Арсланова, Тимур Ярышкин чыгыш ясадылар. Элина — Зөлфәт Арслановның оныгы. Ул 18 нче лицейда белем ала, “Созвездие” хореографик коллективында шөгыльләнә. “Хрустальная капелька”, “Музыкальная мозаика”, “Йолдызлар яңгыры” фестивальләре җиңүчесе. Тимур 2 нче мәктәптә укый. Спорт белән шөгыльләнә. “Новая жемчужина”, “Хрустальная капелька” фестивальләре җиңүчесе. Алар “Милли колорит” номинациясендә җиңүче булдылар.
Сарапул шәһәренең “Иман” яшьләр берлегеннән Марат Асатов һәм Арина Шадрина чыгыш ясады. Марат 2 нче мәктәптә белем ала, “Радуга” халык бию ансамблендә шөгыльләнә. Арина 2 нче мәктәптә укый. “Радость” халык бию ансамблендә бии, сәнгать мәктәбендә фортепиано дәресләре ала. Алар “Этно” номинациясендә җиңүче булдылар. Барлык катнашучылар дипломнар, бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Әлеге милләтара бәйгедә татарлар данын ике парның яклавы зур куаныч. Димәк, бүген Сарапул шәһәрендәге милли хәрәкәттә катнашучыларга лаеклы алмаш үсә.
Рәфилә Рәсүлева