tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда беренче татар профессоры Алмаз Юлдашевка мемориаль такта куелачак
Казанда беренче татар профессоры Алмаз Юлдашевка мемориаль такта куелачак

Казанда беренче татар профессоры Алмаз Юлдашевка мемориаль такта куелачак

Казанда техник фәннәр докторы, профессор Алмаз Юлдашевка мемориаль такта куелачак. Бу турыдагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 65 йорт адресы буенча А. К. Юлдашевка мемориаль такта кую турындагы тәкъдимне кабул итәргә», диелә карарда.

Анда рус һәм татар телләрендә «Бу бинада 1953-2008 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, техник фәннәр докторы, профессор, Россия атказанган фән эшлеклесе Алмаз Кыям улы Юлдашев эшләде, дип язылачак», диелгән карарда.

Алмаз Юлдашев 1926 елның 26 июлендә Татарстан АССР Чистайда укытучылар гаиләсендә туа. Юлдашев Казан авиация институтын тәмамлый. 708нче заводның конструкторы, смена башлыгы, әйдәп баручы конструкторы булып эшләгән. 1962-1987 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының «Тракторлар һәм автомобильләр» кафедрасын җитәкли.

Алмаз Юлдашев актив укытучы була һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм автотрактор төзелеше фәнен үстерү тарихына беренче татар профессоры буларак кереп кала. Аның җитәкчелегендә 18 кандидатлык һәм өч докторлык диссертациясе яклана.

Профессор 2010 елның 5 гыйнварында вафат булды.

Марат Ишкильдин

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*