tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарапулда – “Салават күпере”
Сарапулда – “Салават күпере”

Сарапулда – “Салават күпере”

Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният йорты әледән-әле мил­­ләтара бәйгеләр үткәреп тора. Бу — мил­ләтләр дуслыгына, алар­ның гореф-га­дәт­ләре белән танышуга ныклы нигез. 1 май көнне биредә беренче тапкыр “Салават күпере” (“Радужка”) исемле мил­ләтара балалар бәй­гесе узды. Бәйгедә сигез пар — рус, удмурт, татар (2), мари, чуваш, немец, украин милләтләрен тәкъдим иттеләр.

Балалар иҗади номерлар, милли костюмнарда дефиле күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Мәртәбәле жюри аларга бәя бирде. Бәйгедә удмурт милләтен тәкъдим итүче Виолетта Капина һәм Андрей Петров җиңде.

Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәге исеменнән Элина Арсланова, Тимур Ярышкин чыгыш ясадылар. Элина — Зөлфәт Арслановның оныгы. Ул 18 нче лицейда белем ала, “Созвез­дие” хореографик коллективында шөгыльләнә. “Хрустальная капелька”, “Музыкальная мозаика”, “Йолдызлар яңгыры” фестивальләре җиңүчесе. Тимур 2 нче мәктәптә укый. Спорт белән шөгыльләнә. “Новая жемчужина”, “Хрус­тальная капелька” фестивальләре җиңүчесе. Алар “Милли колорит” номинациясендә җиңүче булдылар.

Сарапул шәһәренең “Иман” яшьләр берлегеннән Марат Асатов һәм Арина Шадрина чыгыш ясады. Марат 2 нче мәктәптә белем ала, “Радуга” халык бию ансамблендә шөгыльләнә. Арина 2 нче мәктәптә укый. “Радость” халык бию ансамблендә бии, сәнгать мәктәбендә фортепиано дәресләре ала. Алар “Этно” номинациясендә җи­ңүче булдылар. Барлык катнашучылар дипломнар, бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Әлеге милләтара бәйгедә татар­лар данын ике парның яклавы зур куа­ныч. Димәк, бүген Сарапул шәһә­рендәге милли хәрәкәттә катнашучыларга лаеклы алмаш үсә.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*