tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Пермь крае татарлары туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр”
Рөстәм Миңнеханов: “Пермь крае татарлары туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр”

Рөстәм Миңнеханов: “Пермь крае татарлары туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр”

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эш сәфәре кысаларында Барда районының Барда авылында булды, анда ул татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да катнашты.

Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Махонин Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салдылар. Бөек татар шагыйренең әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров хәзерге Барда районы территориясендә туган һәм яшәгән. Татарның бөек шагыйре бюсты район хакимияте бинасы янында урнаштырылган.

Пермь крае территориясендә 115 мең татар яши. Бүгенге көндә крайның 11 районында 120 авыл бар, аларда нигездә татарлар һәм башкортлар яши.

Иҗтимагый милли оешмалар Пермь крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегендә 22 муниципаль районда һәм шәһәрдә эшли.

Барда районы – крайның иң зур торак районы, ә Барда авылы – иң эресе. Бүген районда 1931 елдан бирле «Таң», «Халык чишмәсе» газеталары басыла, «Тол буйлары» радио-телетапшыру редакциясе эшли.

2020-2021 уку елы башына край территориясендә этномәдәни (татар) компонентлы 32 мәктәп эшли, аларда 6,5 мең бала белем ала. 48 татар теле укытучысы эшли.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Пермь крае татарлары туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр. «Глобальләшү шартларында безнең милли үзенчәлегебезне саклап калырга кирәк. Бу сезнең кебек тарихыгызга, мәдәни кыйммәтләргә битараф булмаган кешеләрдән башка мөмкин булмас иде», – дип мөрәҗәгать итте Президент очрашуда катнашучыларга.

Төрле форумнар, иҗади фестивальләр үткәрүче, фәнни эш алып баручы, китаплар бастыручы җирле татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген Рөстәм Миңнеханов югары бәяләде. «Сезнең барысы да иң югары дәрәҗәдә оештырылган», – дип ассызыклады ул.

Әңгәмә барышында ТР Президенты крайдагы балаларны «Сәләт» фестивалендә катнашырга чакырды.

Дмитрий Махонин билгеләп үткәнчә, татарлар – Пермь краенда халык саны буенча икенче урында. «Без – күп милләтле төбәк. Һәм барыбызны да Ватаныбызга мәхәббәт бәйли. Мин һәрвакыт тынычлыкта яшәвебез өчен рәхмәтлемен», – дип ассызыклады ул.

Губернатор билгеләп үткәнчә, Пермь крае һәм Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү өчен перспективалары шактый зур. «Безнең мәдәни элемтәләребез, тарих, тел, гореф-гадәтләребез кыйммәтләре мөһимрәк. Төбәктә татар телендә белем бирүче 30дан артык мәктәп бар. Татарстан Республикасы дәреслекләр, бигрәк тә методик материаллар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтә», – дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, край җитәкчелегенә күп санлы татар җәмгыятенә ярдәм итү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*