tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Яшь җырчы Сөмбел Кыямова башкаруында “Мөһаҗирләр” җыры

ВИДЕО: Яшь җырчы Сөмбел Кыямова башкаруында “Мөһаҗирләр” җыры

«Мөһаҗирләр» – исеменнән үк күренгәнчә – татар эмигрантлары җыры. Бу халык әсәре 19 нчы гасырда Төркия якларына күченеп киткән татарларның сагышын, җирсүен чагылдыра.

Гади генә тоелган халыкчан көйгә җырлана торган әсәрдә татар тарихының моңсу бер сәхифәсе чагылган. Анда бәхет эзләп ерак, авыр юлга чыккан мөһаҗирләрнең җан сыкравы яңгырый. Бу җырда туган илдән аерылу сагышы уелып ята. Лирик герой үз хисләрен аккош, агымсу, җил белән уртаклашудан юаныч таба. Билгесезлеккә юл тотуга карамастан, хәрәкәт һәм алга атлау аңа киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә. Җыр белән татар үзенең күңелен юата. Әлеге җырны сәнгать белгечләре Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романының төп лейтмотивы дип раслый. Мәгълүм булганча, ул атаклы романда Россиядәге 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татарларның тынычлык эзләп, патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы каршылыклы язмышлары турында сөйләнә.

Ата-бабаларыбызның рухи мирас үрнәге булган ошбу җыр хәзер бөтенләй җырланмый. Әсәрне «Яңа дулкын» проекты өчен яшь җырчы Сөмбел Кыямова махсус өйрәнде. Гитарада музыкант Дмитрий Маланчук уйнады.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*