tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сазъяк авыллары риваятьләрен өйрәнүче тарихчы
Сазъяк авыллары риваятьләрен өйрәнүче тарихчы

Сазъяк авыллары риваятьләрен өйрәнүче тарихчы

Себер татар теле көне кысаларында Төмән өлкәсенең себер татар милли-мәдәни автономиясе һәм Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсе оештыруында китапханәнең конференцияләр залында тарих фәннәре кандидаты, этнограф, генеалог Гөлсифа Бакиеваның «Легендалар, риваятьләр, сазъяк арты мифлары: тикшеренүләр һәм текстлар» китабының презентациясе үтте. Чарага галим-галимәләр, Төмән университетының 4 курс студент-тарихчылары, туган якны өйрәнүчеләр, фольклор белән кызыксынучылар һәм себер татарлары язмышына битараф булмаган шәхесләр килделәр.

Шуны искәртеп үтик: татар халык иҗатын өйрәнүдә фольклорчылар игътибарыннан читтә калган өлкә – риваятьләр һәм легендалар икәнен бүгенге көндә беркем дә инкарь итә алмый. Бу жанрларга багышланган махсус мәкаләләр соңгы елларда гына күренә башлады. Әмма бу һич тә бөтенләй кызыксынмыйлар, өйрәнмиләр дигән сүз түгел, әлбәттә. Әгәр риваятьләр, легенда һәм мифлар үрнәкләрен эзли башласак, без аларны фольклор җыентыкларында түгел, ә күп очракта тарихчылар, этнографлар, туган якны өйрәнүчеләр хезмәтләрендә тупланганын ачыклыйбыз. Чөнки риваятьләрдә халыкның тормышы, кәсебе – сунарчылык, балыкчылык, игенчелек, бакчачылык һәм бу өлкәләрдәге осталыгы, тырышлыгы күрсәтелә. Тарихчылар өчен бу, һичшиксез, зур мәгълүмати байлык булып тора.

Гөлсифа Бакиеваның чираттагы «Легендалар, риваятьләр, сазъяк арты мифлары: тикшеренүләр һәм текстлар» китабында Тубыл районының сазъяк арты авыллары – Вәчир, Лаемтамак, Тәпкенбаш, Ләңче (Тубыл районы), Кыскыркүл (Түбән Тәүде районы) авылларында җыйган тарихи яктан кыйммәтле булган бай материаллары себер татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән. Китап 300 данәдә Төмән шәһәрендә “Титул” нәшрият йорты”нда басылган. 176 биттән торган китапта сазъяк арты авылларында яшәүче татарларының этник составы, урнашуы, саны һәм этнографик, лингвистик, фольклор өйрәнү тарихы турында мәгълүмат бар. Анда авторның тарихи вакыйгалар һәм сазъякның күренекле шәхесләре язмышы белән бәйле булган аерым риваятьләр буенча тикшеренүләре кертелгән. Аерым очерклар изге табигый һәм мәдәни объектларын, мифологик персонажлар системасын тикшерүгә багышланган. Китап фольклорчылар, этнографлар, лингвистлар, культурологлар һәм себер татарлары мәдәнияте белән кызыксынучы һәркем өчен билгеләнгән.

Чараны өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова алып барды. Беренче сүз китап авторына бирелде. Ул кунакларны башта үзе белән таныштырды һәм китапның эчтәлегенә тукталып, фәнни экспедицияләр вакытында төрле ярдәм күрсәткән сазъяк артында яшәүче халыкка рәхмәтләрен белдерде. Галимәне яңа китабы белән котлап күренекле журналист Бибинур Сабирова: “Бу китабыңны Татарстан галиме Фәрит Юсуповның хезмәтенең дәвамы дип кабул итәм. Бу көннәрдә мин аның белән сөйләштем, ул сине себер татарларының чын патриоты дип атады”, – диде. Тарих фәннәре кандидаты Юрий Квашнин чыгышында студентларга мөрәҗәгать итеп: “Сазъяк арты авылларында өйрәнелмәгән тарихи урыннар әле күп. Әгәр теләгегез булса, без сезгә шул якларда эшләргә ярдәм итә алабыз”, – диде. Галимәне өлкә фәнни китапханәсе белгече Гөлнур Әхмәтова, сазъяк авылларыннан килгән кунаклар Җәзилә Галиева, Клара Калбаева котладылар. Шагыйрә, җырчы Мөнирә Хөснетдинова “Халкыма теләгем” җырын бүләк итте. Чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*