tatruen
Баш бит / Слайдер / Рөстәм Миңнеханов: Без республикабызны данлаучы спортчылар һәм тренерлар белән горурланабыз
Рөстәм Миңнеханов: Без республикабызны данлаучы спортчылар һәм тренерлар белән горурланабыз

Рөстәм Миңнеханов: Без республикабызны данлаучы спортчылар һәм тренерлар белән горурланабыз

Татарстанлылар республикабызны данлаган спортчылар һәм тренерлар белән горурланалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы спорт сезонына йомгак ясауга һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

Тантаналы чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда спорт үсеше тарихына багышланган фотокүргәзмәне карады, шулай ук Татарстан спорты ветераннары белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, ТАССРда физик культура һәм спорт өлкәсендә идарә органының беренче җитәкчесе Физик культура Югары Советы рәисе Хәмит Сафин булган. СССР таркалган чорда һәм 90 нчы елларда тармакны РСФСРның атказанган тренеры, Россиянең Атказанган физик культура хезмәткәре Хәниф Мортазин җитәкли.

ТР Рәисе сүзләренчә, Татарстанның спорт тармагында зур үзгәрешләр Марат Бариев вакытында булган. Аерым алганда, аның инициативасы белән, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә  Казан 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру хокукына ия булды. “Студентлар уеннары башкалабызның йөзен үзгәртте һәм спорт инфраструктурасы һәм спорт үсеше өчен яхшы нигез булып хезмәт итүче мирас калдырды. Төзелгән объектлар базасында корылган илнең иң эре профильле югары уку йорты – Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты – моңа ачык дәлил», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе Татарстанның күренекле спортчыларын – Олимпия чемпионнарын  аерым билгеләп үтте: авыр атлетика буенча – Александр Курынов, фехтование буенча – Наилә Гыйләҗева һәм Марта Мартьянова, чаңгы узышлары буенча – Ольга Данилова, җиңел атлетика буенча – Гөлнара Галкина-Сәмитова, шулай ук волейболчылар Николай Апаликов, Максим Михайлов, Александр Волков, Алексей Обмочаев, Юрий Бережко. Ирина Полякова һәм Рушан Миңнегулов Паралимпия чемпионнары булдылар.

“Татарстан спортын данлауга безнең профессиональ клублар – халыкара һәм бөтенроссия ярышларының күп тапкыр чемпионнары һәм призерлары зур өлеш кертә”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бу: «Ак Барс» хоккей клубы, «Рубин» футбол клубы, «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары, «Уникс» баскетбол клубы, «Синтез» ватерпол клубы, «Стрела-Ак Барс» регби клубы, «Динамо-Ак Барс» һәм «Ак Барс-Динамо» чирәмдә хоккей клублары, «Ак Барс-Динамо» (элек «Ракета») туплы хоккей командасы. Тарихта 19 тапкыр «Дакар» раллие җиңүчесе «КАМАЗ – Мастер” командасы аерым эз калдырды.

“Данлы спорт традицияләрен яшь буын дәвам итә – быелгы эре Россия һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар. Алар арасында: Софья Дьякова, Даниэль Маринов, Ксения Задворнова, Илнар Закиров, Анастасия Огнева һәм Иван Пакин бар. Спортчыларыбызга алкышлар!” – диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру буенча зур эш алып барыла. Заманча спорт объектлары төзелә, спорт мәктәпләренең матди-техник базасы ныгытыла, спортчыларга һәм тармак хезмәткәрләренә ирешкән нәтиҗәләре өчен ярдәм күрсәтелә. “Мин ышанам, тармакны үстерүгә кертелгән акчалар сәламәт буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән максималь нәтиҗәле чыгымнар булыр. Планлы эш нәтиҗәсе – Татарстан халкының 60 проценты системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә», – диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, спорт уңышларына тренерлар, спорт федерацияләре, клублар, учреждениеләр, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, спонсорлар һәм ММЧ зур өлеш кертә. Республика Рәисе спортчыларның туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.

Киләсе елда Казан беренче тапкыр ике эре мультиспорт чарасын – Киләчәк Уеннарын һәм БРИКС илләренең спорт уеннарын кабул итәчәк. “Ышанам, алар республика һәм ил тарихында зур эз калдырачаклар, ә башкалада булган катнашучылар һәм кунаклар онытылмаслык хисләр алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. Һичшиксез, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру гаилә идеалларын саклауга һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итә”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары республика Рәисе физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән өчен берничә дәүләт бүләге тапшырды.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*