«Көмеш кыңгырау»ның күп санлы дуслары арасында яраткан җырчыбыз Сәидә Мөхәммәтҗанова да бар. Горурланып әйтәбез инде без моны. Гадәти генә җырчы түгел бит ул Сәидә.
Ул татар әдәбиятының хәзинәсе дип саналырлык классик шигырьләрдә җыр, моң, сюжет күрә һәм аны сәнгать дәрәҗәсендә күтәрә белгән җырчы. Сүзебез Сәидә Мөхәммәтҗанованың бер төркем иҗат әһелләре ярдәмендә әзерләгән клиплары турында.
– Сәйдә, без синең иҗатыңны кызыксынып күзәтәбез. «Кайтуыңны сагынырмын» клибын да яратып кабул иттек. Һәм безнең Сәидә, шулай да, моңсу җырлар ярата, дип нәтиҗә ясадык.
– Рәхмәт, Ризидә апа, җылы сүзләрегез өчен! Әйе, мин күбрәк лирик җырлар башкарырга яратам, алар күңелгә рәхәтлек бирә. «Кайтуыңны сагынырмын» җырын миңа Искәндәр абый Мустафин фортепианода уйнап күрсәткән иде. Миңа бу җыр бик ошады. Шуннан яздырырга булдык. Миләүшә апа Сибгатуллина бу хакта ишеткәч: «Сәидә, минем күз алдыма кызыклы сюжет барлыкка килде, әйдә, клип төшерик бу җырга», – диде. Сюжет дигәннән – сюжет линиясе Фатих Кәримнең «Морза кызы Фатыйма» әсәреннән алынган. Исмәгыйль Гаспринскийның әти-әнисенең мәхәббәт тарихы бу. Әтисе – бакчачы, ярлы егет, ә әнисе – морза кызы була. Ахыр чиктә алар кавышып бәхетле булалар. Ләкин безнең клипта бергә була алмыйлар, чөнки… җырның мәгънәсе бүтәнчәрәк.
Бик күп комментарийлар яздылар безнең клипка, «Бәхетле булсын иде бу тарихның ахыры», дип дәвамын да сорый башладылар. Һәм без Искәндәр абый белән дәвам итәргә уйладык. Эльмира Җалалова сүзләренә Искәндәр Мустафин көенә «Яшерен сөю» дигән яңа җыр язылды. Бу җырга да клип төшердек.
– Димәк, «Яшерен сөю»нең бәхетле тәмамланачак?
– Ничек дип әйтергә? «Яшерен сөю» исеменнән үк күренгәнчә, сагышлы хис бит инде ул. Морза кызының бәхетсез мәхәббәт тарихы дәвам итә. Әтисе приказчик егетне йортларыннан куып чыгарса да, оныта алмый Фатыйма мәхәббәтен. Егетнең аңа язган бердәнбер хатын кадерле ядъкәр итеп саклый. Аны сагынып җырлый, моңлана…
Бу – җәдитчелек хәрәкәте чәчәк аткан, алдынгы карашлы татар туташлары барлыкка килә башлаган вакыт. Морза кызы да күңелен укуга, дөньяви фәннәр өйрәнүгә сала. Яңа уйлар, хыяллар белән яна!
– Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен җыр итеп башкаруың шулай ук яңалык булды минем өчен.
– Без Башкортостаннан яшь композитор Радмир Шайхутдинов белән дә иҗади элемтәдә яшибез. «Җырларым» җырын яңа көйгә салып клип әзерләдек. «Бер гашыйкның сүзләре» шигыренә дә җыр яздык. Анысы – Мәҗит Гафури шигыре.
Гомумән, иҗатташ дусларыма рәхмәт әйтәсем килә, алар ярдәм итмәсә, мондый матур җырлар, клиплар булмас иде. Иң зур таянычларым – әти белән әниемә дә рәхмәт!
– Син ике уку йортында укучы студент та бит әле. Студент тормышы, иҗат – барысына да ничек өлгерәсең?
– Өлгерергә тырышам инде. Әлбәттә, җиңел түгел, ләкин җиңел булмаячагын да белә идем бит инде мин.
– «Голос»та җиңү яулаган җырчы буларак, теләсәң, син рус эстрадасына да кереп китә алыр идең. Татар сәнгатенә тартылуың нәрсә белән бәйле икән?
– Татар булуым беләндер, мөгаен. Мин кечкенәдән татар җырлары ишетеп үстем. Дәу әнием белән җырлаган видеоязмаларны да тамашачы күреп өлгергән дер диеп уйлыйм.
Башка телдә дә җырлыйм, әлбәттә, иңглиз, гәрәп, француз, рус телләрендә…
– Сәидә, син башкарган җырларның күбесе мәхәббәт турында. Мәхәббәт турында шулай матур итеп җырлар өчен үзең дә гашыйк булырга кирәктер?
– Мәхәббәтсез яшәп булмый, миңа калса. Ләкин мин шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм. Аннары… шәхси тормыш буламыни инде ул?
Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.