tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уллары – уң куллары
Уллары – уң куллары

Уллары – уң куллары

Бөртеклеләр уңышын урып-җыю кампаниясе әлегәчә көн кадагында торганга күрә, без Түбән Новгород өлкәсенең Шөбиле белән Кочко-Пожар фермерлары Фаил Арифуллин һәм Илдус Шаипов хуҗалыкларында булып кайттык. Дәвамлы эссе көннәрне уңышлы файдаланып, алар эшне кызу тотканнар – агымдагы урак кампаниясенең туры финиш сызыгына чыкканнар. Бәхәссез, дистә еллар дәвамында аграр бизнеста олы тәҗрибә туплаган, Сергач районында гына түгел, ә тирә-як төбәкләрдә дә һәм регионнарда исемнәре яңгыраган бу егетләр башкача эшли дә алмый.

Югарыда баш язуга чыгарган исемне нигезгә алып һәм әлеге булдыклы егетләребезне һөнәри эшчәнлекләрендә тагын күп нәрсә бәйләгәнгә күрә, шушы берләштергән фактларга таянып, алар турында бербөтен материал эшләп чыгарырга булдык.

Тема сайладык

Газетага яки теле, радио эфирга ниндидер кызыклы һәм гыйбрәтле материал эзләгәндә һәм әзерләгәндә, журналистлар иң баштан үз аудиториясе өчен аның мавыктыргыч үзенчәлеген, кабатланмый торганын, халкыбызга файдалы, үрнәк булганын табарга һәм аны һәр кешегә аңлаешлы итеп тапшырырга тырыша. Кыскасы, журналист хезмәте яхшы тема табудан һәм аны уңышлы яктыртудан, гади генә ачып салудан гыйбарәт. Ә төбәгебездәге татар авылларындагы тормыштан даими рәвештә хәбәрдар булып торганга күрә, көн кадагындагы уракны яктырту өлкәсендә укучыларыбызны кызыксындырган тема һәм маршрут белән билгеләнгәндә, агымдагы урып-җыюда яшьләрнең ни дәрәҗәдә катнашуын ачыкларга килештек һәм карашыбыз Шөбиле белән Кочко-Пожар фермерлары Фаил Арифуллин һәм Илдус Шаиповка төште. Белгәнебезчә, аларның уллары Ильяс белән Ханнән яшьтән кул асларына кереп бара торган иде. Күптәнге танышларыбыздан шул турыда сорашкач һәм улларының икесе дә бүген әтиләренең крестьян фермерчылык хуҗалыкларында мөһим эш башкаруларын белешкәч, шул маршрут белән юлга чыгуыбызга шикләнеп торасы калмады, хәтта булачак материалның бер мизгелдә исеме дә табылды. Ә машинада бара торгач, нинди фотолар ясавыбызны да хәл иттек – язма геройларыбызны аерым-аерым аталы-уллы төшереп алырга булдык чөнки материалга игътибарны, беренче чиратта, аның баш язуы һәм эчтәлекле, “тере” фотосурәтләре җәлеп итә. Ә аларның бүгенгеләре уңышлымы, юкмы – боларын хәл итәргә укучыларыбыз ихтыярына калдырабыз.

Уртаклык таптык

“Уллары – уң куллары”, – дип әйтүебездән тыш, Фаил Харис улы белән Илдус Таһир улының эшчәнлекләрендә тагын бик күп охшаш уртаклыклар таптык. Беренчедән, алар икесе дә туган нигезләренең авыл хуҗалыгы җирләрендә зур мәйданнарда фермерчылык белән шөгыльләнәләр. Кырчылык белән беррәттән терлекчелек тармагын да алып баралар. Шөбиледәгесе йөзләп сарык үрчетсә, Пожардагысының табунында йөзләгән ат бар. Икесе дә күптән татлы тамыр, хәзер борчак җитештерү белән мәшгуль. Аларның бүгенгә төп терәкләре булып җан юлдашлары тора. Эшчеләрне урак өстендә, башка җаваплы кыр эшләрендә кайнар аш белән нәкъ алар тәэмин итә. Өйдә дә, эштә дә хатыннары – ышанычлы тыллары.

Фаил да, Илдус та, кирәк икән, трактор белән комбайнга утыралар, кирәк икән, көтүчеләр дә булалар. Икесе дә техник паркларын заманча яңа техника белән тулыландырып тазартуга өстенлек бирә. Икесенең дә игенне чистарту һәм киптерү җайланмалары бар.

Әйткәнебезчә, аларның охшаш уртаклыкларын санап бетергесез, әмма ләкин шуларның иң мөһиме – үзләре оештырган, үстергән, алдынгылар сафына чыгарган хуҗалыкларын, гаилә бизнесларын ышанычлы кулларга – улларына тапшырып калдыру.

Яшьләр белән сөйләштек

Агымдагы атна башы белән билгеләнгән нокталарга барып чыксак, күрше фермерларның комбайннары борчак суктыра иде. Максатыбызга ирешү нияте белән, Ильясны яңа гына кайтартылган яңа комбайн штурвалы артында таптык, ә Ханнән яңа төяткеч белән яңа гына суктырылган борчакны урнаштырып маташа иде.

– Борчакны үстерү    һәм җыеп алу катлаулы эш булса да, табышы бар, аңа сорау зур, – дип сөйли башлады Фаил Харис улы. – Шуның өстенә әле табигать тә күп очракта крестьян яклы түгел, шуңа: “Крестьянга һаман җил каршы”, – дигән әйтем дә тугандыр. Күргәнегезчә, кырларыбызның бер өлеше төзеләчәк яңа автотрасса астына китеп бара. Әле газчылар да вакытлыча берникадәр җиребез белән файдаланачак, чөнки тиз йөрешле М-12 автомобиль юлы астында калачак зур басымлы һәм диаметрлы газ торбасы проект буенча яңа трасса белән перпендикуляр рәвештә кисешергә тиеш икән. Бу эшләр күрше Илдус кырларында да башкарылачак, – дип әңгәмәдәшебез сөйләгәндә, комбайн бункерлары борчак белән тулды һәм алар уңышларын Руслан Жиһаншин идарәчелегендә булган йөк машинасына бушатканда, Ильяс белән дә берәр сүз кушыштык.

– Әтиемнең эшен дәвам итү нияте белән Нижнийдагы авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кердем. Ә практик тәҗрибәне өч ел дәвамында әтием кул астында алам. Бер елны тракторга утырып чәчүлек җирләрен эшкәрттем. Икенче елны кырдан амбарга иген ташыдым, ә бүген менә үзем урып-суктырам инде, – дип зур канәгатьлек хисе белән җаваплады яшь танышыбыз.

Шулай ук яшьли әтисе карамагында фермерчылык эшенә керешкән, белем алып, аннары армия сафларында булып кайткан Ханнән быел, ындыр табагы мөдире буларак, яңа төяткеч белән яңа уңышны амбарларга урнаштыра бара, кирәк икән, аны чистарткыч яки киптергеч аша уздыра. Инде тулы күләмдә уҗымга чәчәрлек беренче продукцияле орлыкны да күптән әзерләп куйган.

Күп эшләргә, аз йокларга туры килсә дә, әтием йөкләгән хезмәтне урынына җиткереп, мәгънәсенә төшенеп башкарам, ә уңышлы нәтиҗәсеннән күңел канәгатьлеге алам. Дөрес, күп нәрсәне ходта үзләштерергә, практикада өйрәнергә туры килә. Әмма бездә шундый холык – бер урында бер дә тукталып тормыйбыз, гел алга омтылабыз, иртәгесенә планнар корабыз. Дөньялар кискен үзгәреп китмәсә, әлбәттә, әтиемнең эшен дәвам иттерү – төп ният”, – дип сөйләде Ханнән һәм “Manitou”ына утырып, борчакны урнаштырырга ашыкты.

Тойгыларын тойдык

Фаилның да, Илдусның да: уллары – уң куллары булганга, эчке хис кичерешләре бертөрле.

– Ышанычлы үз кешең яныңда җир җимертеп эшләгәндә, билгеле, үзеңне тыныч хис итәсең, иртәгәсе көнгә якты өметләр белән карыйсың. Хәзер хуҗалыкны да бер мәлгә тыныч кына оланнарга калдырып китәргә мөмкин, үзләрен дә без салган сукмаклардан кирәк-ярак запас частьләр алырга юллыйбыз. Башта алар белән икәүләшеп йөрсәк, чит-ят регионнарга чыксак, хәзер егетләребез үзләре дә анда-монда очып барып килә.

Аларның янәшәбездә булуы, гамәлгә куйган эшебезне хуплаулары һәм дәвам итәргә калкып чыккан теләкләре, билгеле, йөрәккә май булып ята. Яшәү һәм эшләү дәрте күпкә артты, кәеф күтәрелде, әйтерсең лә, иңнәргә канатлар үсте, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты әңгәмәдәш фермерлар.

Чынлап та, гасыр-гасырлардан һәрнәрсәнең киләчәген ир-атлар хәл иткән һәм безнең бүгенге конкрет очракта да шулай булсын иде: Фаил белән Илдусның өмет-хыяллары тормышка ашып, уллары бар ышанычларын акласыннар, әтиләренең варислары буларак, барлаган мирасларын сакласыннар. Ә бу яшь егетләр сынатмаячак, чөнки аларның эшкә, гаилә бизнесына юнәлтелгән егәрлеген бер караштан ук коралсыз күз белән дә абайлап алырга мөмкин иде. Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның еш кабатлый торган бик үтемле һәм тирән мәгънәгә ия булган әйтеме бар: “Хәерле эш – дәвамлы эш” һәм бу сүзләрне аталы-уллы Арифуллиннар белән Шаиповлар үзләренә девиз итеп алганнар булса кирәк.

Ә әтиләре турында сөйләп торасы да юк, теләсә нинди юлдан үтәргә сәләтле автомобильләренә утырып, алар бүген күбрәк күз-колак булып, күзәтеп кенә йөриләр. Дөрес, кирәк вакытта эшчеләренә дә, юл уңаеннан, үз улларына да файдалы киңәш бирәләр, мәсьәләне чишү алымын күрсәтәләр һәм үз тәҗрибәләреннән чыгып, сөйләп тә, эшләп тә инандыра алалар, чөнки алар икесе дә крестьян хезмәтенең бар нечкәлекләрен беләләр, һәр эшне башкарып чыгарга, файдалы итеп оештырырга сәләтлеләр һәм улларын да үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр, практикада сыныйлар.

Йомгакладык

Әңгәмәдәшләремнән күпме җир биләгәннәрен нинди бөртеклеләр үстергәннәрен, кайсы культура күпме уңыш биргәнен, гадәттәгечә, язып алган булсак та, укучыбыз башын катырмас өчен, шуны гына әйтәбез: елына карата уңышы ярый һәм ни җыйганнары аларның үзләренә. Безнең өчен иң мөһиме – авылларыбызны сакларга, аларны мөмкин кадәр озаграк яшәтергә булышып торсыннар иде. Күрше фермерлар уракның хәзер туры финиш сызыгында. Бүген-иртәгә урып-җыюны тәмамлаячаклар һәм шикәр чөгендереп өзүгә керешәчәкләр. Ә меңләгән тонна иген суктырган һәм шулкадәр үк уңышны чистартып-нитеп амбарларга урнаштырган быелгы яшь урак батырлары Ильяс белән Ханнәннең әтиләре эшен лаеклы дәвам иттерүләренә без дә зур өметләр баглыйбыз. Кулларыннан икмәк исе чыккан ир-егетләргә дан!

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.      

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*