tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыга
“Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыга

“Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыга

18 август көнне “Болгар радиосы” хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыгачак. Әлеге чара быел алтынчы тапкыр үткәрелүе белән үзенчәлекле. Велоэстафетаның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ди оештыручылар. Гадәттәгечә велоэстафета 18 августта сәгать иртәнге 05:00 сәг. башлана. Чара Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак.

Велоэстафетада “Болгар радиосы” хезмәткәрләре белән бергә татар эстрадасының популяр артистлары: Рифат Зарипов, Салават һәм Гүзәлем, Рината Тэй, Ризат Рамазанов, Азат Фазлыев, Dj Radik һәм Айрат Сафин, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлнара Габидуллина, Динара Ряхимова, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова катнашачак.

“Казан-Болгар маршруты буенча хәрәкәт итүче велоспортчылар музыкаль тукталышлар ясаячак. Спас районы җирлегенә керүгә безне Ямбахты авылы халкы каршы алачак. Икенче музыкаль тукталыш исә Спас районы Никольское авылында булачак. Әлеге авылларда артистлар катнашында концерт, җыр-бию, уеннар узачак, “Болгар радиосы”ннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак”, – дип сөйләде радионың баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.

“Болгар радиосы” VI велоэстафетасының соңгы тукталышы Болгар җирлегендә булачак. Кичке сәгать 6да Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасының якты йолдызлары катнашында зур концерт узачак.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*