16 апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” ачык әдәби конкурс булып узды. Бинага барлык иҗат сөюче һәм, әлбәттә, иҗат итүче яшьләр җыелды.
Ачылу тантанасыннан соң барлык катнашучылар дүрт остаханәгә бүленеп, иҗат серләренә төшенделәр. “Образлы фикер йөртү” дигән остаханәне шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Миңнуллина үткәрде. “Конфликт, персонаж” исемле остаханәне әдәбият галиме, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов алып барды, ә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашчалар театры артисты, сөйләм осталыгы буенча педагог Гөлназ Галимуллина “Сәхнә теле” остаханәсендә үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дүртенче остаханә “Көчле текст серләре” дип аталды. Аны “Инде” интернет-журналының баш мөхәррире Ксения Лукичева үткәрде.
Мин үзем бу конкурста иҗат итүче буларак та, журналист буларак та катнаштым. Фәлсәфә, уйланулар белән кызыккан кеше булганга күрә, мин “Образлы фикер йөртү” остаханәсенә кердем. Монда Йолдыз Миңнуллина белән бергә укучылар ниндидер бер кечкенә генә, күз төшерми торган күренешне дә төрле эмоцияләр, башка предметлар аша чагылдырып булуына төшенделәр, хәттә үзләре дә шуны эшләп карадылар.
Остаханәләр үткәрелеп беткәннән соң, конкурсның иң көтеп алынган мизгеле – бүләкләү тантанасы башланды. Бүләкләү өчен жюри әгъзалары һәм конкурсның иганәчеләре сәхнәгә чакырылды. Төгәлрәк әйткәндә,Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәләх, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин, “Идел” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, “Сабантуй” һәм “Салават күпере” журналлары исеменнән “Салават күпере”нең баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева. Жюри әгъзалары белән танышып киткәннән соң, алар иң элек катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Шундый сорауларның берсе: “Ничек урыннарны бүлдегез һәм нәрсәгә карап бәяләдегез?”, – дип яңгырады.
Бәяләүчеләрнең җаваплары буенча, алар беренче чиратта эмоциянальлеккә, теманы ничек ачып бирүгә игътибар иткәннәр. Элеккеге, тапталып беткән темаларга, мәсәлән туган як, язучылар тормышы, басым ясап язарга киңәш итмәделәр. Әмма алар сүзләренчә, бу бөтенләй алар турында язмаска дигән сүз түгел, теманы актуальләштереп, аңа бүтәнчә карап язарга кирәк дип ассызыклады жюри әгъзалары. Аларның әйтүе буенча, барлык җиңүчеләрнең әсәрләре тупланган китап бастырылып чыгачак. Шул нисбәттән, катнашучыларны тагын бер сорау кызыксындырды. Катнашып, урын алмаган авторларның үзләренең әсәрләрен матбугат битләрендә күрә алу мөмкинлеге бармы?
Әлеге сорауга җавап биреп, Илназ Фазуллин түбәндәгене әйтте: ”Әгәр дә безне әсәр кызыксындыра икән, без аны үзебезнең журналда бастырып чыгарабыз. Ләкин авторлар үзләре дә кыю булырга, шалтыратканны көтеп ятамска, әсәрләрен төрле басмаларга тәкъдим итүдән курыкмаска тиеш”, – диде ул.
Конкурста эшләр 5 номинациядә тәкъдим ителгән иде. Һәр номинация яшь буенча өч төркемгә бүленә: 12-15 яшьләрдә иҗат итүчеләр, 16-18 яшьтәгеләр һәм 19-22 яшьтәгеләр. Беренче булып үзләренең нәтиҗәләрен “Шигърият” номинациясендә катнашкан яшүсмерләр ишетте. Аларны бүләкләү өчен сәхнәгә язучы Йолдыз Миңнуллина чакырылды. “Чәчмә әсәр” һәм “Драматургия” номинацияләрендә катнашучыларны Гөлүсә Закирова, “Балалар әдәбияты”нда көч сынашканнарны Гөлназ Ярмиева бүләкләп киттеләр. “Публицистика” номинациясендә ярышканнарны Ильназ Фазуллин бүләкләде.
Конкурска килгән катнашучыларның берсе дә буш кул белән кайтып китмәде. Аларның барысына да таныклыклар һәм итәлекле бүләкләр тапшырылды.