tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районында яшәүче ханым 1700нче елларга кадәр нәсел шәҗәрәсен барлаган
Лениногорск районында яшәүче ханым 1700нче елларга кадәр нәсел шәҗәрәсен барлаган

Лениногорск районында яшәүче ханым 1700нче елларга кадәр нәсел шәҗәрәсен барлаган

Лениногорск архивы, шәһәр һәм районның, аның кешеләренең үткәненә дәлил булучы документлар саклау урыны гына түгел. Биредә буыннар бәйләнешен саклау, туган төбәгебез үсешенә аерым өлеш керткән кешеләр турында истәлекләр туплап аны яшь буынга җиткерү өстендә эш алып барыла.

Архив бүлегендә “Минем нәсел шәҗәрәм” дигән республика бәйгесенең муниципаль этабы булды. Бу чарада балалар яшьләре буенча ике төркемгә бүленеп катнаштылар. Бәйге шартлары буенча балалар үз гаиләләренең нәсел агачын төзергә тиеш иде. Аның беренче этабы 15 нче февральдән 2 нче апрельгә кадәр дәвам итсә дә, гасырлар дәвамына  сузылган нәселнең тамырына төшеп җитү өчен бу бик аз вакыт. Димәк, мондый чараларда бернинди дә әзерлексез генә катншып китү мөмкин түгел.

Районыбызның Куакбаш мәктәбендә укучы Ләйлә Әхмәтҗанова нәсел җепләре эзеннән 1700 нче елларга кадәр барып җиткән. Бу эштә Ләйләгә ярдәмгә Мәмдүдә әбисе килгән, әлбәттә. Чөнки ул үзе дә тарих, әдәбият белән кызыксынучы кеше. “Туган авылым – Куакбашым” китабының авторы да әле ул. Әтисе Рим һәм әнисе Рушания дә читтә калмаган. Ләйлә 6нчы сыйныф укучысы, 1 нче сыйныфтан алып “бик яхшы” билгеләренә генә укый. Барлык төр фәнне дә кызыксынып өйрәнә. Үз нәселе турында да күпне белергә теләү шулар исәбенә керә, билгеле.

“Минем нәсел шәҗәрәм” бәйгесенең муниципаль этабында  аның эше иң яхшыларның берсе дип табылган. Лениногорск архивында узган бәйге этабын  берничә кешедән торган жюри кормиссиясе бәяләде. Аның рәисе башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, ә составында архив бүлеге җитәкчесе Наталья Максимова, яшьләр һәм спорт идарәсе башлыгы Айрат Хәбиров, мәгариф бүлеге, ЗАГС, туган якны өйрәнү мүзее җитәкчеләре бар иде.  Алар бәйгегә куелган эшләрнең эчтәлеге белән беррәттән, бизәлеш  үзенчәлегенә, иҗади ягына да зур игътибар бирделәр.

Нәсел шәҗәрәләре бәйгесендә башлангыч сыйныфта укучы балаларның эшләре аерым каралды. Алар арасында да, җентекләп өйрәнеп, берәмтекләп җыелган кәүсәләрдән торган нәсел агачлары бар иде. 11 нче гимназиядә укучы Айгөл Гәрәеваның  эше, шулай ук, республика этабында катнашачак.  12 нче лицейдан Аделина Шәймөхәммәтованың  шәҗәрәсе, бизәлеше ягынан башкалардан үзгә, оригиналь итеп төзелгән иде. Аның эше дә уңышлы дип бәяләнде.

zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*