tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районында Габдулла Тукай укулары узды
Арча районында Габдулла Тукай укулары узды

Арча районында Габдулла Тукай укулары узды

Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында Х Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында Х Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.  Укуларга барлыгы 230 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Чирмешән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Сарман, Лениногрск, Югары Ослан, Мөслим, Биектау, Теләче, Кукмара районнары, Казан шәһәре укучылары  һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды.

16 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 89 укучының, 56 укытучының  эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә: “Г.Тукай – публицист”, “Туган ягым мәгарифе тарихы”, «Татар халкының мәгърифәтче хатын-кызлары”, “Минем нәселем Татарстан тарихында”, “Туган ягымның атаклы кешеләре”; укытучылар «Татар педагогик фикер үсеше», «Егерменче йөз башы публицистлары”, “Татарстан- син минем горурлыгым” исемле номинацияләрдә үзләренең хезмәтләрен якладылар. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе  Мөхәмәдияров Рамил Данил улы, “Мәгариф”  журналының баш мөхәррир урынбасары Исмәгыйлова Расиха Габделбәр кызы,  “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары  Вакыйф Вәкил улы Нуриев,“Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Хөснетдинова Зилә Зиннур кызы, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең фәнни хезмәткәре Ганиева Айгөл Фирдинат кызы, “Казан арты” музее директоры урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы катнашында төзелгән жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга һәм укытучыларга  дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Энҗе Мостафина

arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*