tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Därman» студиясе: биергә өйрәнәбезме?
«Därman» студиясе: биергә өйрәнәбезме?

«Därman» студиясе: биергә өйрәнәбезме?

Бәйрәм-туйларда татар бию көйләре агыла башлауга кемнәрдер борчылып куя. «Эх, рәхәтләнеп биер идем, бии белмим шул», – дип уфтана алар. Нәкъ менә шундый кешеләр өчен Казанда «DÄRMAN» бию студиясе ачыла.

Аның төп максаты –  республикабыз халкы һәм яшьләре арасында татар биюен һәм татар халык уеннарын яңарту һәм популярлаштыру. Әлеге студияне «Калеб» проекты кысаларында Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, педагог, хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова җитәкләячәк.

Бию студиясенә 16 яшьтән өлкәнрәкләрне чакырып калалар. Дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 19:00 сәгатьтә башлана. Алар Г.Кариев театрының кече залында узачак.

Беренче дәрестә катнашу түләүсез.

Дәресләргә +79375296497 телефон номеры аша язылырга мөмкин.

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*