24 октябрь көнне Ульян шәһәрендәге Татар мәдәният үзәгендә «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары тарихы» дип аталган мәгърифәт һәм мәдәният музеен ачу тантанасы булды.

Музейда күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек уникаль әйберләр, документлар бар. Алар арасында 1911 елда Төркиядә басылып чыккан дөньядагы иң кечкенә Коръәннәрнең берсе бар. Аның үлчәме 1,5 х 2 см.
Тантанага килгән Ульяновск өлкәсе губернаторы – Хөкүмәте рәисе Сергей Иванович Морозовның игътибарын Бөек Ватан сугышында нәшер ителгән татар телендәге фронт газеталары һәм яу кырыннан килгән хатлар җәлеп итте.

Тантанада Татарстан Ресубликасының һәм Ульновск өлкәсенең мәдәният министрлары Айрат Сибагатуллин, Татьяна Ившина һәм Ульян шәһәре башлыгы Сергей Панчин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының информацион-аналитик бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә катнаштылар.



 
					
				