Түбән Новгород өлкәсендәге Семочки белән Пашат авыллары укучылары 1960-1970 елларда урта белемне берничә километр гына ераклыкта урнашкан Кочко-Пожар авылында алды, чөнки беренчесендә сигез еллык, ә икенчесендә башлангыч мәктәп кенә булган.
Ул елларда бит транспорт ул хәтле юк иде, шуңа да алар авыл уртасында урнашкан, элекке байлар йорты булган тулай торакта яши, шимбә дәресләр беткәч кенә ял көненә өйгә кайта иде (хәзер ул бина юк инде, аның урынында мәчет төзелде). Соңгы укучылар 1977 елны килде, нәкъ мин укыган класска. Без, 1962 елда туганнар, ике параллель класс идек, сигезенчене тәмамлап байтагы китте, Семочки-Пашаттан 7 кеше – дүрт малай, өч кыз килде һәм 9-10 классларда 33 кеше укып, 1979 елда мәктәпне тәмамладык. Ә 1978 елда Кочко-Пожарга укырга килүчеләр булмады инде, чөнки нәкъ шул елны Семочкида өч катлы яңа мәктәп бинасы ачылып, аңа урта мәктәп статусы бирелде.
12 август көнне мәктәпнең 45 еллыгы уңаеннан, биредә зур тантаналы чара оештырылды. Зур, иркен, матур итеп бизәлгән мәктәп абзарында узган бәйрәмгә ике авыл халкы җыелды, мәктәп ишегалдында төрле еллардагы чыгарылыш классларның фотолары урнаштырылган зур баннер янында тукталып, үзләрен, классташларын эзләде.
Мәктәп буенча экскурсия вакытында заманча җиһазланды- рылган класс бүлмәләре, “Точка роста”, “ЦОС” (Цифровая образовательная среда) кабинетлары сокландырды. Икенче каттагы зур экранда күрсәтелгән мәктәп тарихы буенча әзерләнгән ви- деофильм да зур кызыксыну уятты. Әйтергә кирәк, баннерны да, видеофильмны да әзерләүдә дүрт дистә елдан артык мәктәптә укытучы, укыту буенча директор урынбасары булып эшләгән, “Россия Федерациясенең хөр- мәтле хезмәткәре” исемен йөрт- кән Надирә апа Каюмованың шәхси архивыннан бик күп фотолар кулланылган.
Тантаналы өлешне бер төркем балалар җыр белән башлады, аннары укытучылар коллективы “Туган як” җырын башкарды.
Мәктәп директоры Әлфия Сюняева халыкны җылы сәламләп, беренче сүзне 40 елдан артык укытучы булып эшләүче, шуның 34 елын мәктәп директоры булып торган (1984-2018) Шамил Сафинга бирде.
Шамил Бариевич мәктәп тарихына бераз тукталып үтте, кайбер хатирәләре белән уртаклашты.
Надирә Вафиновна да җылы хатирәләрен барлап, бүгенге коллективка уңышлар теләде, шундый матур бәйрәм оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Урта мәктәп беренче чыгарылышын 1980 елда олы тормышка озаткан. Ул елны 72 кеше тәмамлаган Семочки мәктәбен. “Безнең елгылар 100 укучы идек, кайберләре 8 класстан соң китте. Ул елларны тулаем укучылар саны 1000гә якын иде”, – диде үзенең чыгышында шушы чыгарылыш вәкиле, Семочки территориаль бүлек җитәкчесе Таһир Айдерханов. Бәйрәмгә алар 72 кешедән дүртәү генә килгән иделәр һәм үзләренең чыгышларында кызыклы, күңелле мәктәп елларын искә алып, остазларына рәхмәт белдерделәр, ә класс җитәкчеләре булган Надирә апаларына матур букет һәм бүләк тапшырдылар.
Округ администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов бәйрәм белән котлап, мәктәп эшчәнлегенә югары бәя бирде, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Тулаем, алар күп булды – округ администрациясе депутатлар Советы исеменнән ветеран- укытучылар бүләкләнде, Әлфия Алиевна укучыларга ГТОның алтын билгеләрен тапшырды, мәктәпкә һәрдаим ярдәм күрсәтүче спонсорларны да онытмадылар.
Бәйрәмдә өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе вәкиле, аның каршында эшләүче “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина белән Нижгар татарлары конгрессы рәисенең урынбасары Гөлнара Абдуллина да катнашты. Алар буш кул килмәгәннәр – Зилә ханым Шамил Сафин белән Әлфия Сюняевага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, Әлфия Алиевнага ак калфак та бүләк итте, шулак ук өстәл уеннары, татар теле кабинеты өчен кирәкле әсбаплар һәм мәктәпкәчә төркемгә курчак театры да китергән.
Гөлнара Рафековна конгерссның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Әлфия Сюняеваны, күп еллар биредә укыткан Светлана Хәйруллинаны һәм география укытучысы Алсу Шәрәфетдинованы бүләкләде.
Саранск шәһәреннән махсус чакырылган артистлар чараны бик матур алып барды, әмма рус телендә. Тантаналы өлеш тәмамлангач, махсус куелган чатырда кофе-брейк оештырылган иде – кунакларны пылау, тәм-томнар, чәй белән сыйладылар.
Бала-чага өчен батутлар, төрле аттракционнар эшләде, туңдырма сатылды. Ә бәйрәм матур концерт белән дәвам итте. Саранск артистлары, татар авылларында гастрольләрдә йөрүче билгеле җырчы Марат Эксанов, Түбән Новгородтан Зөлфия Булатова чыгышлары кайнар алкышларга лаек булды. Мәктәп коллективы да матур номерлар әзерләгән иде.
Кыскасы, юбилей зур оешканлык белән үтте, һәр килгән кеше рәхмәт әйтеп китте. Шуны да билгеләп үтәсе килә – Семочки, аның филиалы булган Яндавишча мәктәпләрендә көчле педагоглар коллективлары тупланган, бар тырышлыкларын куеп, белемнәрен кулланып, замана белән бергә атлап эшлиләр һәм шуңа нәтиҗәләре дә югары. Монда Әлфия Алиевнаның да өлеше зурдан, ул 2018 елдан башлап җитәкчелек итә һәм уку йортлары эшчәнлегенә яңа сулыш өрде дисәк тә ялгышмабыз.
“Безнең ике мәктәптә, мәктәпкәчә төркемнәр белән бергә, яңа уку елында 89 бала белем- тәрбия алыр. Биналар газ белән җылытыла, сыйфатлы белем-тәрбия бирер өчен барлык уңайлыклар тудырылган, заманча технологияләрне киң кулланабыз.
Семочки мәктәбендә быел радиоузел булдырдык, Яндавишча мәктәбенең тирәсе яңа койма белән уратып алынды, спортзал ремонтлана. Икесендә дә видеодомофоннар урнаштырылды.
Коллективлар да чагыштырмача яшь, ел саен диярлек төрле программаларда катнашучы белгечләр килә, менә быел да яңа ук елыннан башлангыч классларда яшь белгеч укыта башлар.
Авыл, округ администрацияләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Менә мәктәпкә илтүче юл “Сезгә хәл итәргә!” программасы буенча соңрак эшләнергә тиеш булса да, алар тырышлыгы белән юбилейга өлгерде, округ җитәкчесе Ринат ҖӘлаловка да, Таһир Әнвәровичка да зур рәхмәт”, – дип сөйләде Әлфия Алиевна.
Тиздән яңа уку елы башлана һәм 45 еллык тарихы булган Семочки мәктәбе бусагасын 40тан артык бала атлап керер. Балалар тавышы биредә һәрвакыт яңгырасын һәм тагы да күп кенә юбилейларын каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Автор фотолары
“Туган як” газетасы