4-6 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы мәркәзебез Казанда уникенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды. Россиянең 44 регионыннан, Татарстан районнарыннан һәм берничә чит илдән килгән 800дән артык кече бизнес вәкилен һәм фермерларны мәртәбәле “Корстон”, “Амакс”, “Мираж” һәм “Релита” кунакханәләрендә урнаштырдылар. Түбән Новгород өлкәсе делегациясе 30дан артык кешедән торды.
Дүрткә бүлделәр
Җыенның беренче көне дүрт дискуссион мәйданчыкта фикер алышу форматында узды. Алар түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелде: «Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре»; «Авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле»; «Игенчелек, үсемлекчелек тармагындагы инновацияләр һәм белгечләр әзерләү»; «Терлекчелек. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләре».
Мәйданчыклар республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты һәм дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында эшләде.
Һәрбер секция утырышында катнашучыларны БТКның Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Үз чыгышында ул Россиядә 4200 татар авылы булуын, һәрбересе үзенең яшәү рәвеше белән аерылып торуын ассызыклады.
– Һөнәрчелек, авылны яшәтү механизмы төрле булса да, аның уңышы нигезендә милли тормыш һәм дин тора. Секцияләр чыгышлар тыңлауга гына әве- релмәсен, гамьле әңгәмә, фикер алышу булсын, үстерү ме- ханизмнарының мисаллары белән үзара бүлешик, – диде Данис Фәнисович.
“Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре” мәйданчыгы республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов, Бө- тенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов, БТКның татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә узды.
Дискуссион мәйданчыкта, һәр елдагыча, яңа төр уникаль продукцияләр җитештерүләр тәкъдим ителде. Мәсәлән, Әстерханнан милләттәшләребез карбыз һәм кавым үстереп, кайнатма һәм бал җитештерүне җайга салган. Шулай ук бу регионнан килгән башка бер төркем яшь эшмәкәрләр камышны ягулыкка куллану ысулын тапкан һәм бу юнәлештә уңышлы гына бизнес алып бара.
Үсемлекчелек, терлекчелек, хәләл ризык җитештерү буенча үрнәк алырлык уңай тәҗрибәләр белән танышу мөмкин иде әлеге мәйданчык кысаларында.
Татар эшмәкәрләрен берләштерүче мәгълүмати-техник үзәкне гамәлгә кую кирәклеге дә билгеләнеп үтелде. “Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены елга бер тапкыр гына уза, ә менә заманча платформа кысаларында аралашу, даими элемтәдә тору тагын да файдалырак булыр иде”, – дигән фикергә килде делегатлар.
Регионнарда хәлле милләттәшләребездән тупланган бизнес-клублар булдыру буенча да тәкъдимнәр яңгырады. Мәсәлән, Ульян өлкәсендә шундый иҗтимагый оешма 20 ел инде уңышлы эшли икән.
Пленар утырыш
Икенче көннең күп өлеше “Корстон” сәүдә үзәгендә узды. Иң башта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың хакимият вәкилләре белән бергә Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкә белән танышты. Аның кысаларында берничә юнәлеш тәкъдим ителде: милли кием, аш-су, сувенирлар, сәламәт яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгының техник профиле, татар брендлары һ.б.
Күргәзмә белән танышканнан соң, түрәләр президиумда урын алды һәм җыенның пленар утырышын башлап җибәрде.
Кунакларны БТКның Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
“Рөстәм Нургали улы хәер-фатихасы белән башланып киткән Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының уникенчесен уздырабыз. Быелгысында 44 төбәктән, 5 чит илдән барлыгы 800 татар эшмәкәре катнаша. Иң өлкән делегатыбыз – Пенза өлкәсеннән 79 яшьлек Равил Әбрәшитов, иң яше – Омск өлкәсе вәкиле, 18 яшьлек Камила Есакова”, – диде Васил Габтелгаязович һәм федераль округларда ел саен уз- дырыла торган очрашулар турында сөйләде һәм барлык татар милли-мәдәни җәмгыятьләрен Президент сайлауларында актив катнашырга чакырды.
“Безнең нигезебез – авылда, аларның эчтәлеге – эшмәкәрләрдә. Татарлыкка еш кына читтә торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Без хәзер чаралар, очрашулар үткәрәбез. Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы сезгә таянып эшли. Һәрберегезгә зур рәхмәт! – дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич.
Шулай ук утырышта төрле төбәкләрдән килгән делегатлар уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашты. Махсус хәрби операция темасы да күтәрелде. Бөтен ил буенча таралган милләттәшләребез фронтның алгы сызыгында булган ир- егетләргә һәрдаим гуманитар ярдәм белән булышып тора, җиңүне якынайта.
Пленар утырышның ахырында милләтебезнең үсешенә зур өлеш кертүчеләргә олы бүләкләр тапшырылды.
Шулар арасында безнең төбәктән дә күренекле шәхесләр бар иде. Рөстәм Нургалиевич Сафаҗайның эре фермеры Хасыл Камалетдиновны ТАССРның 100 еллык медале, ә Васил Габтелгаязович билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты, Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаиповны БТКның мактаулы медале белән бүләкләде. Шулай ук БТКның Рәхмәт хатына Рбишчадан КФХ җитәкчесе Ринат Камалетдинов лаек булды.
Иҗади кичә
Җыенның икенче көне ахырында бизнес вәкилләре В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил Нуримановның якын дусты Фәнир Галимовның юбилеена багышланган иҗат кичәсен карады.
Фәнир Гильмутдинович Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе вазифасындагы эшчәнлегеннән гайре, башка казанышлары белән дә танулы. Ул җырчы, композитор, шагыйрь дә, Россиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе, Татарстанның атказанган артисты, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
“Фәнир Галимов – үзе бер дөнья. Ул киң кырлы, шул ук вакытта тыйнак шәхес. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзе булып кала белде. Чын милләтпәрвәр шәхес, без аның белән горурланабыз”, – диде аның хакта Данис Шакиров һәм бүләккә татар бүреген кидерде.
Концерт нәкъ менә Фәнир әфәнденең көенә, сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды да.
Әй, Кукмара, Кукмара…
Җыенның өченче көнендә делегатлар Кукмара районына барды һәм биредәге авылларның комплекслы үсеше белән танышты. Кукмара – республиканың алдынгы районнарының берсе. Сөт җитештерү буенча рекордлы күрсәткечкә (көненә 300 тонна) ирешеп, бу җирлек 2020 елда беренчеләрдән булып “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” махсус ордены белән бүләкләнгән. Шулай ук район ел саен Бөтенроссия авыл сабантуйларының төп оештыручыларының берсе булып тора һәм милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрергә булыша.
Автобусларны районның чигендә җирле хакимият вәкиле һәм гармунчылар төркеме көтә иде. Безнекен спорт һәм яшьләр эше идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов каршы алды һәм бу җирлек турында сөйләде.
Районда якынча 52 мең кеше яши, шуларның 17 меңе – шәһәрнең үзендә. Биредә белем бирү тармагы көчле. Оптимизация чорына карамастан, җирле түрәләр күбесе уку йортларын саклап кала алган. Мәсәлән, мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны 30дан артык.
Шуны да әйтергә кирәк, җирле мәгариф системасында Кочко-Пожарда туып-үскән, педагоглар династиясеннән булган Әнвәр Садеков та тирән эз калдырган. Ул 1950 елларда юллама буенча бирегә белгеч буларак билгеләнә һәм шунда төпләнеп тә кала. Зур Сәрдек авылы мәктәбендә укытучы, директор булып хезмәт итә, аннары күп еллар мәгариф бүлеген җитәкли. Хезмәт Кызыл Байрагы, Хөрмәт Билгесе орденнары белән бүләкләнгән, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган укытучысы.
Кукмара районы төрле дәрәҗәдәге барлык төзекләндерү программаларында актив катнаша. Шуңа һәр ел авылларда яңа объектлар төзелә, булганнары яңартыла. Бу инде район башлыгы Сергей Димитриевның нәтиҗәле хезмәте. Җирле бер җитәкче әйтүенчә, ул кул кушырып утырмый, үзе дә җиң сызганып эшли, башкаларны да моңа күңдерә.
Бизнес җәмгыяте дә бу җирлектә үзен комфортлы хис итә.
Колхозлар нигезендә төзелгән, илебездә танылган “Вахит” һәм “Урал” аграр хуҗалыклары – бу җирлектән.
Кукмара районына барлыгы алты маршрут билгеләнгән иде. Шуларның берсе – Манзарас җирлегенә. Беренче тукталыш – 550 укучыга исәпләнгән, Советлар Союзы герое Сабир Әхтәмов исемен йөрткән, 2007 елда ачылган мәктәп. Кунакларны иртәнге аш белән сыйлагач, укытучылар уку-укыту эшчәнлеге, түгәрәкләр эше белән таныштырды, ә укучылар үзләренең уңышлары турында сөйләде, кул эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә тәкъдим итте.
Аннары делегатларны Кукмара металл савыт-саба заводына илттеләр. 2015 елда кыр уртасында барлыкка килгән ООО “Расплав” предприятиесе буенча экскурсияне аның директоры Азат Заһидуллин оештырды. “Кукмара” бренды Россиянең күп төбәкләрендә сатыла.
Капиталь ремонт ясалган мәдәният йортында эшмәкәрләрне җирле үзешчәннәр җыр-моң белән каршы алды, ә дүрт торак пунктны һәм 2 мең кешене үз эченә алган Манзарас администрациясе башлыгы җирлекнең тормышы турында сөйләде.
Аның әйтүенчә, зур шәһәрләрдән авылга кайтып төпләнү биредә еш күзәтелә торган күренеш, чөнки төрле продукция җитештерә торган җирле зур предприятиеләр күп эш урыннары булдыра, ә хакимият ярдәме белән яшьләргә торак төзелә.
Алты маршрут буенча йөргән делегатлар көн ахырында Кукмара үзәк мәдәният йортына пленар утырышка җыелды, фойеда җирле җитештерүчеләрнең төрле продукцияләре белән танышты.
Эшмәкәрләрне Васил Шәйхразыев исеменнән Данис Шакиров сәламләде, ерак юлны якын итеп килгән кунакларны җылы кабул иткәне өчен район башлыгы Сергей Димитриевка рәхмәтен белдерде һәм барысын да Президент сайлауларында актив катнашырга чакырды.
Сергей Димитриевич, үз чиратында, райондагы социаль- икътисади хәл белән таныштырды. Шулай ук БТКның Кукмара районы җирле бүлеге җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев, “Домострой” җәмгыяте директоры Азат Нәбиев һ. б. чыгыш ясады.
Бу пленар утырыш һәм XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены җирле сәнгать әһелләренең эчтәлекле концерты һәм ахырда “И туган тел, и матур тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы