4 январь көнне Түбән Новгород өлкәсендә Сергачның “Лидер” ФСКсында безнең татар көрәшенә аяк басып килүче яшьләргә бу милли спорт төре буенча Дөнья, Европа һәм Россия чемпионнары мастер-класс бирде. Әлеге идея белән Мәскәүдә яшәүче сафаҗайлы Рафаил Вилданов чыкты.
Урында мәйданчыкны һәм тиешле шартларны билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Ирфан Шаипов һәм шушы федерациянең башкарма директоры Рафаэль Арифуллин кайгыртты.
Әлеге форсаттан файдаланып, Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе президенты Рушан Рамазанов катнашында өлкә көрәш федерациясе үзенең Совет утырышын да уздырды, беренче Олимпия уеннары чемпионы Шазам Сафинның якты истәлегенә билбаулы көрәш буенча үткәрелеп килгән Гомумроссия турнирын яңадан торгызырга кирәклеге турында да фикер алыштылар, Ирфан Таһир улының отчёты һәм киләчәккә планнары белән дә таныштылар.
Ә мастер-класс алдыннан яшьләр гомумкоманда күнегүләрен хәрбиләр арасында грек- рим көрәше буенча Дөнья чемпионы, безнең көрәш буенча Дөнья ярышлары призёры, күп тапкыр Россия чемпионы, Халыкара спорт остасы Эмиль Шәрәфетдинов җитәкчелегендә үтте.
Шулай ук яшь буынга үз осталыкларын һәм көрәш серләрен Рамил Нуриманов, Марат Усманов, Ринат һәм Ришат Сәбитовлар, Дамир Юсупов, Камил Хәйретдинов, Рафаил Вилданов, Максут Сәмиуллин, Илһам Айсин, Дамир Шиапов, Шәмил Динмөхәммәтов ачтылар, ә кирәкле урында аларның алымнарына тиешле комментарийларны Россиянең атказанган физкультура укытучысы Зәки абый Валемеев бирә барды.
Олег ХӨСӘИНОВ.
Автор фотосы.