Быел татар шигъриятендә күп еллар эшләгән һәм аның тарихында үзенчәлекле эз калдырган әдип, якташыбыз Зыя Ярмәкинең (1887-1965) тууына 130 ел тула. Шушы уңайдан Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә җирле шагыйрәләр белән «Шагыйрьләр нигә картаймый?» дип аталган очрашу кичәсе үткәрдек.

Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашуга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
Исәнмесез, безнен кадерле кунакларыбыз! Без бүген сезнең белән очрашуыбызга бик шат. Бирегә авылыбызның һәвәскәр шагыйрәләрен чакырдык, менә алар: Зәкия апа Бәшәрова, Гәфифә апа Хәйретдинова, Галимә апа Әхмәтшина, Фәния апа Кәримова, Рәйсә апа Төхбәтшина. Сез кичәгә үзегез иҗат иткән эчтәлекле, күңел түренә үтәрлек шигырьләрегезне, хикәяләрегезне алып килгәнсез, — дип башлап җибәрдек чараны.
– Әйе, бөек шагыйрәләребез, матур шигырьләребез бик күп. Әмма һәрбер кеше үзенең туган ягыннан чыккан шагыйрләр белән горурлана…

– Шагыйрь Зыя Ярмәки (Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйров) 1887 елның 9 (яңа стиль белән 21) гыйнварында элекке Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзер Самара өлкәсенең Камышлы районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, ун елга якын Чистай шәһәрендәге иске мәдрәсәдә укый, аннары, 1909 елдан алып 1913 елга кадәр, укуын Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шунда укыганда әдәби иҗат эше белән актив шөгыльләнә башлый, беренче шигырьләрен иҗат итә, шигъри җыентыкларын бастырып чыгара. Матбугатта аның «Өмид бетте» исемле беренче шигыре 1909 елны Оренбургта «Шура» журналында басылып чыга. Шуннан соң яшь шагыйрьнең әрнүле тойгыларын, борчылуларын, мәхәббәт хисләрен чагылдырган лирик шигырьләре бер-бер артлы татар газета-журналларында күренә башлый. 1912 елда Эстәрлетамак шәһәрендә «Күрсәтәм» һәм «Яшьлек дәртләре» исемле ике шигъри җыентыгы, тагын бер елдан Уфада «Тойгыларым» һәм Оренбургта «Әдәбият гөлләре» дигән китаплары дөнья күрә.
1912 елда Зыя Ярмәки туган авылы Иске Ярмәккә кайта һәм балалар укытырга керешә. Берара, 1915–1917 еллар арасында, авыл мулласы вазифаларын да башкара. Октябрь инкыйлабыннан соң яңадан мөгаллимлек эшенә күчеп, 1918–1931 елларда әүвәл Богырысланда укытучылар әзерләү курсларында, аннары туган авылының советча мәктәбендә укыта башлый; соңрак китапханә мөдире, балалар йортында тәрбияче, волость башкарма комитетында загс мөдире булып эшли.

1963 елда Зыя Ярмәки лаеклы ялга чыга. Шагыйрь Үзбәкстанда яшәгән елларында да шигырьләр язгалый. Аның кулъязмалары арасында халык әкиятләре сюжетына иҗат ителгән «Зөһрә кыз» һәм «Туган авыл» исемле поэмалары булганлыгы да билгеле.
З.Ярмәкинең актив иҗат эшчәнлеге 1911–1915 елларга карый. Аның шигырьләре, нигездә, Тукай шигъри мәктәбе үрнәгендә, классик татар поэзиясе һәм халык җырларына хас ритмик үлчәмдә язылганнар. Аларда шагыйрьнең заман тормышына мөнәсәбәттә уй-фикерләре, күңелендә туган хис-тойгылары лирик планда шактый әтрафлы чагылыш таба. Аеруча ул табигать күренешләрен оста тасвирлый. Аның «Җәй башы», «Иртә», «Кич», «Язгы тамчы» кебек шигырьләре һәм бигрәк тә халык җырына әверелгән «Ак каен»ы (М.Вәлиев музыкасы) озак еллар буе мәктәп дәреслекләрендә урын алып килә.
З.Ярмәки 1965 елның 26 ноябрендә Ташлак авылында вафат була һәм Фирганә өлкәсенең Маргилан шәһәрендәге Хуҗагәз дигән зиратында җирләнә.

Кичәбез күмәкләшеп Зыя Ярмәкинең сүзләренә язылган “Ак каен” җырын башкаруыбыз һәм атаклы «Ярмәк вагы»н биюебез белән тәмамланды. Соңыннан хуш исле чәй табыны тирәли озак кына рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык һәм яңадан шундый эчтәлекле, җанлы очрашулар үткәрергә сүз куешып, таралыштык. Я Раббым, барыбызга да, исән булып, кабат очрашырга насыйп булса иде.
Рушания Диндарова,
Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре
Җәмилә Минегалимова фотосурәтләре
samtatnews.ru материаллары буенча



