Кызганычка каршы, һәркайсыбыз өзелеп яраткан, ел буе көтеп алган, әби-бабаларыбыздан килгән милли бәйрәмебез Сабантуй ике ел инде һәркемгә билгеле сәбәпләр буенча үткәрелми. Әмма ләкин зур мәйданнар яулап, тирә-якны шау-гөр китереп милли бәйрәмебезне үткәреп булмаса да, без аны халкыбыз күңелендә төрле юллар белән саклап калырга тиеш. Нәкъ шушы максатны өстен куеп, Түбән Новгород өлкәсе һәм шәһәре татарлары автономияләре икенче ел инде “Сабантуй мизгелләре” дип исемләнгән иҗади конкурслар фестивале оештыра.
Аллаһыга шөкер, быел әлеге бәйгедә катнашучылар шактый байтак иде, ә араларында үсеп килүче буынның күп булуы бигрәк сөендерде. Компетентлы жюри билгеләгән призлы урыннар ияләре 10 декабрь көнне Дзержинск шәһәренең “Химиклар” мәдәният йортында җирле автономия тырышлыгы белән оештырылган “Сабантуй-2021” исемле музыкаль тамашада катнашты – Кочко-Пожар авылыннан «Заман яшьләре» һәм Татар Моклокасының «Моклока шәкертләре” фольклор бию төркемнәре әлеге чараның бизәге булды.
Алар җыр-биюләр белән үрелеп барган чыгышларында, фольклор композицияләр кулланып, милли бәйрәмебезнең бөтен матурлыгын, үзенчәлекләрен тамашачыга сәхнәләштереп җиткерергә тырыштылар һәм, әйтергә кирәк, булдырдылар.
Моңа кадәр авыллардан килгән үзешчәннәрне шәһәрнең мәдәни үзәгендә бик җылы каршы алдылар. Милли ризыклардан корылган табын артында сыйланып, яшь кунакларыбыз Дзержинск һәм Түбән Новгородтан килгән яшьтәшләре белән танышып аралаштылар, җырлап-биеп тә алдылар. Шулай ук кабул итүче як тарафыннан сый-нигъмәт алган кунаклар өчен җирле автономия активистлары, чын мәгънәдә, Кече сабантуй да оештырдылар. Балалар да, аларның җитәкчеләре дә бик теләп төрле татар халык уеннарында көч сынашты – капчыклар киеп, кашыкка йомырка куеп узышты, канат тартышты.
Әтөп могҗиза һәм күңел ачу һәркемне «Химиклар» мәдәният сараенда көтеп алды. Импровизацияләнгән Сабантуй өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның сәламләү сүзе белән башланды. Ул барысын да бәйрәм белән котлап, озак еллар дәвамында Дзержинскның җирле автономиясен җитәкләгән Мостафа Фатыйховка химиклар шәһәре татарларының милли мәдәниятен саклап калудагы казанышлары өчен һәм түгәрәк юбилее уңаеннан медаль тапшырды. Әменә Гаяз хәзрәт үзе, бу шәһәр һәм биредә яшәүче татарлар тарихында тирән эз калдырган шәхес буларак, өлкә автономиясе тарафыннан истәлекле бүләккә лаек булды. Нәкъ менә ул Дзержинскта гына түгел, ә тулаем Нижгар өлкәсендә дә милли мәдәниятебезне, тарихыбызны һәм динебезне торгызуның башында торды. Шулай ук аның эшен бүген лаеклы дәвам итүче, җирле автономия рәисе Рамил Әхмәт улы Надюковка да истәлекле бүләк тапшырылды.
Чара барышында өлкә автономиясе оештырган «Сабантуй мизгелләре» конкурсына да йомгак ясалды һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
Биредә, беренче итеп, Зөһрә ханым Абдулинаның тырышлыгына тиешле бәя бирәсе килә, чөнки бүгенге көндә аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бу шәһәр балалары һәм яшүсмерләре барлык өлкә конкурсларында да актив катнаша. Бу юлы да ул укыта торган татар якшәмбе мәктәбе укучылары, «Дзержинскта Сабантуй» дигән күмәк кул эшләре өчен лаеклы беренче урынны яулады, шулай ук башка номинацияләрдә дә берничә призлы урынга лаек булды.
Ә өлкә автономиясеннән музыкаль бүләк буларак, бу көнне конкурсның «Фольклор композицияләр» номинациясендә җиңү яулаган Кочко-Пожар һәм Татар Моклокасы клублары коллективлары «Сабантуй мизгелләре» программасы белән чыгыш ясады. Аларның искиткеч һәм җиренә җиткезеп әзерләнгән номерлары, берничә минутка гына булса да, һәркемне кояшлы җәйгә, колач җәйгән Сабантуй мәйданнарына алып кайтты. Балалар сәхнә түрендә капчык киеп йөгергән, милли уеннар уйнаган, күңелле җырлар башкарган, элеккечә сөлгеләр тотып көрәшкән минутларда дөньядагы барлык проблемалар, борчу-мәшәкатьләр вакытлыча гына булса да онытылып торды. Оештыручылар әйтүенчә, бу төркемнәрнең чыгышлары бәйрәмне бизәп кенә калмады, ә безнең барыбызга да тагын бер кабат гореф-гадәтләребезне искә төшерде. Әлеге иҗади бәйгеләрнең максаты да шул бит – гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау, тарихны барлау, аларны яңадан торгызу. Халкыбызга мондый кирәкле чараларны оештыру өлкә хөкүмәте ярдәмендә мөмкин булып тора.
Икенче бүлектә тамашачылар өчен оештыручылар тарафыннан тагын да күңеллерәк сюрприз әзерләнгән иде – Татарстанның атказанган артистлары Резеда Шәрәфиева, Рафаэль Якубов, Рөстәм һәм Миләүшә Насыйбуллиннар матур концерт бирде. Әйе, бер генә Сабантуй да танылган җырчы-артистлар чыгышыннан башка узмый, менә биредә дә бу матур традиция исәпкә алынган иде.
Казан кунаклары чыгыш ясаганда, иң кечкенә тамашачылар өчен фойеда әти-әниләребезнең балачак уеннары оештырылды. Менә монысы кичәнең иң кыйммәтлеседер, чөнки алар игътибарларын телефонга түгел, ә яшьтәшләре белән аралашуга, гореф-гадәтләребезне, уеннарыбызны, җыр-биюләребезне өйрәнүгә юнәлтте.
Бу искиткеч бәйрәмгә эләгүчеләрнең барысы да төп оештыручылар – җирле автономия җитәкчелегенә, шулай ук ерак юлны якын итеп килгән, үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмгә аерым ямь өстәгән моклокалы һәм кочкопожарлы кунакларга олы рәхмәтләрен белдерде.
Һәм шуны да өстисе килә, татарлар бергә һәм бердәм булганда гына бар эшне тагын да яхшырак, лаеклырак һәм масштаблырак башкара ала. “Сабантуй-2021” чарасы да соңгы булмасын, алда безне берләштерүче, көч өстәүче, эшләргә дәрт бирүче күңелле һәм шатлыклы бәйрәмнәр генә көтсен иде.
Зилә АХМАДУЛЛИНА,
өлкә “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе.