Узган җомгада Шәмәрдән мәдәният йортында Өлкәннәр көне һәм Шәмәрдәнгә нигез салынуга 110 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чараның “Без тарихта эзлебез” дип исемләнүе дә Шәмәрдәнне бүгенге биеклеккә күтәрү өчен көчен, тырышлыгын, иҗат-сәләтен биргән өлкәннәрне хөрмәтләү, аларны тарих буйлап сәяхәткә алып чыгу, хәтерне яңартуга юнәлтелгән иде. Үткәннәрдән бүгенгене тоташтыручы тарихи-музыкаль чара чын мәгънәсендә дулкынландыргыч, өлкән буынның күңел кылларын да кузгатты, елатты, елмайтты, берничә мизгелгә булса да яшьлекләренә кайтарды. Мәдәният йортының фойесыннан ук тарихи ядкарьләр күргәзмәсе эшләп, һәркемне үткәннәргә алып кайтты. Совет заманы кибете дә сатып алучыларны мул киштәләре белән каршы алды.
Алып баручылар әйткәнчә, нәкъ 110 ел элек бүгенге Шәмәрдән урынында куе чыршы урманы булган. 1913 елда төзелә башлаган Казан–Екатеринбург тимер юлы нәкъ менә шушы урман аша үтәргә тиеш була. Урманчылыкның 70нче кварталына кергән чыршыларны кисәргә дигән әмер булгач, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр эшкә алына. Искиткеч авыр хезмәт була ул. Ярдәмгә беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән Австрия солдатлары да кушыла. Меңәрләгән халыкның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 1916 елда яңа салынган тимер юл буйлап беренче поездлар уза. 1920 елда тимер юл станциясе барлыкка килә. Урман кочагына сыенып, тимерюлчылар төбәге туа. Аның туган елын 1914 ел дип санасалар да, урман кисәргә килүчеләр 1913 елда ук биредә йортлар күтәреп яши башлыйлар. Ул заманнардан соң Шәмәрдәннең көннән-көн үсеп, нинди биеклекләргә күтәрелүе күз алдыбызда. Бер-бер артлы җитештерү предприятиеләре барлыкка килеп, Шәмәрдән яшьләрнең шат авазына, яшьлек дәртенә күмелә. Экрандагы видеоязмалар, тарихи фотолар да үткәннәргә алып кайтып, өлкәннәр анда үзләрен табып сабый баладай шатландылар. Кайчандыр сазлык булып, җәяү дә йөри алмаслык юллар күптән асфальт юлга әйләнгән. Аның чагылышын театраль күренештә дә бик оста сурәтләделәр. Күп еллар элек Шәмәрдәннән бәхет эзләп еракларга киткән гаилә, туган нигезләрен сагынып, озын кунычлы резин итекләр киеп кайткан. Әмма тәпи киткән урыннарын таба, Шәмәрдәнне таный алмый азапланалар. “Шәмәрдәннең 3 сентябрь белән Комаров урамнары кисешкән чатта тора идек. Урам аркылы чыкканда бутый саз эчендә күмелеп калганын хәзер дә онытмыйбыз, бүген шул җирләрне таба алмый тилмерәбез”, – дип өзгәләнә ир белән хатын. Аларга ул урындагы сазлыкның күптән бетүен, Шәмәрдәннең меценат егете Рөстәм Кәримовның асфальт юл җәйдергәнен, гомумән, әлеге җирлектә туган төбәк җанлы ир-егетләрнең күп булуы, алар тырышлыгы белән Шәмәрдәндә зур эшләр башкарылуын әйтеп шатландырдылар.
Шәмәрдәннең визит карточкасы булып, әлбәттә, дөнья киңлекләре белән тоташтыручы тимер юлы тора. Ә аның тарихы данлыклы Степановлар династиясе белән бәйле. Әлеге нәселнең тимер юлда куйган гомуми стажы 500 елны тәшкил итә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән белән бәйле һәр оешма-предприятие эшчәнлеген, аның тарихын сөйләп тә, видеоязмалар аша да үткәннәргә кайтардылар. Инде эшчәнлекләрен туктаткан данлыклы Шәмәрдән промкомбинатында тегелгән бүрекләр, ит комбинатының тәмле колбасаларын да шул чор аша чагылдырдылар. Чара матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә бай эчтәлекле бәйрәм оештырганнары өчен һәркем рәхмәтле иде. “Мин Шәмәрдәндә туып-үсеп, гомерем буе шушында яшим. Миңа туган төбәгем бик кадерле һәм якын. Бүгенге бәйрәм кичәсен карап тәнебез белән дә, җаныбыз белән дә ял иттек. Бик яхшы оештырганнар, эзләнгәннәр, күп көч куйганнары күренеп тора”, –диде Маргарита Шәймуллина. Чара ахырында шулай ук ветеран укытучы Алсу Әпсәләмова да Шәмәрдән белән горурлануын, аның көннән-көн үсүенә соклануын җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләренә тирән рәхмәтен белдерде. Өлкәннәрне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин тәбрикләп, алдагы гомерләренең тынычлыкта, сәламәтлектә, кадер-хөрмәттә узуын теләде
Чыганак: saby-rt.ru