tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы Ульян шәһәрендә дәвам итә
“Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы Ульян шәһәрендә дәвам итә

“Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы Ульян шәһәрендә дәвам итә

5-6 октябрьдә Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Җир – кешенең яшәү чыганагы” исеме астында күчмә утырышы уза. Әлеге чара Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе белән Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды.

Иҗтимагый оешманың рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә илебезнең төрле төбәкләреннән 100гә якын ‘Ак калфак “лылар Димитровград шәһәренә килделәр. Алга таба “Ак калфак”лылар Ульян шәһәренә юл тоттылар.

Ульян шәһәренең “Татар утары” ислам мәгариф-мәдәни үзәгендә “Кабак бәйрәме” узды. Шул уңайдан Ульянлылар кабак бәлеше ясау мастер-классы уздырдылар. Өйрәтү дәресләрендә балалар катнашуы – үзе бер мактаулы күренеш. Шулай ук биредә кунаклар Татар авылы көнкүреше музее һәм мәчет белән таныштылар.

Шәһәр шартларында авыл яшәешен чагылдырган ошбу комплекс җир кеше өчен яшәү чыганагы булуын дәлилләүче бер күренеш. Комплекс хуҗасы – Рафаэль әфәндегә рәхмәтләр белдерелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*