tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Созвездие-Йолдызлык» фестивале мастер-класслары башланды
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале мастер-класслары башланды

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале мастер-класслары башланды

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIV ачык республика телевизион яшьләр фестивале алдыннан жюри әгъзаларының беренче традицион мастер-класслары Апас һәм Тәтеш районнарында узды.

Проектның булачак катнашучыларына һәм аларның педагогларына фестивальнең танылган жюри әгъзалары тәҗрибәсен үзләштерер өчен өч секция тәкъдим ителде: «Вокал», «Хореография» һәм «Конферанс».

Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов фестивальнең белем бирү өлешен проектның төп линияләренең берсе дип саный. Шуңа күрә ул бер генә дәресне дә калдырмый һәм уку процессына үз өлешен кертә.

Шулай ук жюри әгъзаларының ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының башка районнарындагы педагоглар һәм аларның укучылары белән дә эшләргә ниятләре бар.

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*