tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Җүрәй авылында зур бәйрәм үтте
Яңа Җүрәй авылында зур бәйрәм үтте

Яңа Җүрәй авылында зур бәйрәм үтте

Самара өлкәсе, Кошки районы Яңа Җурәй авылында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан һәм Укытучылар көненә багышланган  «Картаямыни соң йөрәк» дигән зур бәйрәм үтте.

1 октябрь Өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә, 5нче октябрьдә – Укытучылар көне.  Халыкара өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне уңаеннан Кошки районы Яңа Жүрәй авылында матур итеп «Картаямыни соң йөрәк» дигән зур бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәмебезнең кунаклары — хезмәт ветераннары, тормыш юлларын авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылдашлар, авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләре. Өлкәннәр – безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Без аларга иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерергә тырыштык. Һәммәсенә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләренең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәүләрен теләдек.

Кичәбезне авылыбызның клуб мөдире Имамутдинова Лилия Дамир кызы матур итеп ягымлы гына шигырьләр, котлаулар белән алып барды. Алдан ук балалар һәм зурлар белән репетицияләр ясап, матур итеп, төрледән-төрле мәгънәле җырлар, шигырьләр туплап, концерт әзерләгән Лилия апа.

Концертта төрле буын кешеләре катнашты, шунысы бик шатландыра. Рауза апа Низамова үзе язган бик эчтәлекле шигырь укыды, матур жырлар жырлады. Руфина Насыйрова өлкәннәребезгә котлауларын, хөрмәтен җырлар аша җиткерде. Лилия апа Имамутдинова концерт барышында матур итеп шигырьләр укып, төрле кызык бәйгеләр үткәреп барды. Румил Насыйров, һәрвакыттагыча, әби-бабайларны, апа-абыйларны үзенең матур җырлары белән  шатландырды. Ул кечкенәдән бирле авылда, районда, өлкәдә үткән төрле чараларда, концертларда актив катнашып килә.

Лилия Дамир кызы Имамутдинова шулай ук күп еллар Кошки район үзәгендәге техникумда укытучы булып та уңышлы гына эшләп килә. Ул әлеге бәйрәмгә үзенең студентларын да алып кайткан иде әле: Иванова Вика һәм Долгова Снежана рус милләтеннән булсалар да, Лилия апалары аларны матур итеп татар биюләрен башкарырга өйрәткән. Бөтен авылдашларны шаккатырып, кызлар татарча һәм заманча биеделәр.

Данис Сабирҗанов – кечкенәдән барлык үткәрелгән чараларда  бик актив катнашучы, үзебезнең авыл малае. Ул матур итеп бабайларга багышланган җыры белән кунакларның һәм үзенең яраткан бабасының күңелләрен күрде.

Риназ Гайнуллин матур итеп шигырь укыды. Безнең авылга кайтып, инде берничә ел яшәүче матур кызларыбыз Маша һәм Мира Еткаревалар һәрбер чарада актив катнашып киләләр. Әле дә бик матур итеп татарча биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, сценка куйдылар.

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

Бездә кунакта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре иде. Алар авыр тормыш сынауларын үткән кешеләр. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк аларга. Бер җылы сүз дә җитә бит аларның нечкә күңелләренә. “Җылы сүз — җан азыгы”, — дип юкка гына әйтмиләр шул…

Хөрмәтле өлкәннәребез! Рәхмәт сезгә бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз!

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең,
Күге аяз, җире гел чәчәк.
Һәммәбезгә — сезгә, безгә, илгә
Без телибез якты киләчәк!

Кичәбезгә әле яңа гына сайланган администрация башлыгы Андрюков Сергей Владимирович та килгән иде. Ул авыл кешеләре белән танышты һәм үзенең котлау сүзләрен житкерде, тәмле бүләкләр дә алып килгән иде.

Ахырдан барыбыз да бергә җыелып, матур корган өстәлләр тирәли бергәләшеп, сөйләшеп-жырлашып, чәйләр эчтек, тәмле гөбәдиядән, тәм-томнардан авыз иттек.

Бәйрәм бик күңелле узды, бар кешегә дә бик ошады. Шундый матур күңелле бәйрәмнәр үткәреп, халыкның, авылдашларның күңелләрен кургән өчен Лилия Дамир кызы Имамутдиновага һәм барча катнашучыларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез! Табыннарны матур, мул иттереп төзергә ярдәм иткән өчен Әминә апа Тәрҗемановага һәм Ләйсән Сәфиуллинага (Имамутдинова) рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Форсаттан файдаланып, концертларга актив йөргән авылдашларыбызга да зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк, бердәм булыйк, хөрмәтле авылдашларыбыз! Дөньяларыбыз тыныч булсын!

Зур хөрмәт белән Руфина НАСЫЙРОВА.

Яңа Җүрәй авылы, Кошки районы

Чыганак: samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*