tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шигърият керде күңелгә
Шигърият керде күңелгә

Шигърият керде күңелгә

Һәркемнең бу тормышта үз дөньясы, үз мәшәкатьләре, җиң сызганып эшлибез, куйган максатларыбызга омтылып, тормыш көтәбез. Тик шулай да, без үз-үзебезгә бикләнеп кенә яшәсәк, яшәү күңелсез, ә эшләребез уңышлы бармаган булыр иде. Вакыт-вакыт туганнарыбыз, дусларыбыз белән очрашып, аралашып алу арыган күңелләребезгә сихәт, дәрт өсти. “Яңарыш” редакциясендә дә яз, көз, кыш хәбәрчеләребез, каләмдәшләребез белән очрашып, чәй табыны артында башкарган эшләргә нәтиҗә ясау, яңа планнар кору, киңәшләшү, фикер алышу традициягә әверелде. 25 апрельдә, җәйге яллар, бакча эшләре башланганчы дип, “Яңарыш” өчен җан атып торучы милләттәшләребез белән бергә җыелдык. Очрашу Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә узды.

“Яңарыш” газетасының баш мө­хәр­рире Рәмзия Габбасова мил­ләттәшләребезне соңгы ярты еллыктагы вакыйгалар, эш барышы белән таныштырды. “Газетага яздыру, тираж җыю бүгенге көндә безнең газета өчен генә түгел, барлык матбугат ча­ра­ларында да авырдан бирелә. Шуңа карамастан, тиешле санны җыя алдык. Моның өчен без, әлбәттә, эшмәкәрләребезгә, депутатларга рәхмәтле. Бүгенге көндә 60 ка якын ноктабыз бар. Ул нокталарны оештыручы милләттәшләребез газетаны тарату белән шөгыльләнсә, ә сез, биредә утыручы хәбәрчеләребез, газетаның эчтәлеген баетуга үз өлешегезне кертәсез”, – дип, рәхмәтләрен җиткерде.
Сүз барышында Рәмзия Габбасова хәбәр­челәребез сафында яшьләрнең аз булуына борчылуын белдерде. Даими хәбәр­челәр белән аралашуны пандемиянең бераз сүлпәнләндерүен әйтеп үтте. Газета белән бергә булучы, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы хәбәрчеләргә, шул исәптән Әхәт Фаррахов, Гыймран Сафин, Шәфкать Ганиев, Дилфәр Хәсәновка аеруча рәхмәтләрне җиткерде.

“Заман таләпләре буенча, без газета чыгарып кына калмыйча, үз хәбәрләребезне социаль челтәрләрдә урнаштырып барабыз. «ВКонтакте»да, «Телеграм»дагы төркемнәребездә язылучылар санын арттыру өстендә эшлибез. Әлеге челтәрләр аша төрле конкурслар уздырабыз. Чираттагы фотобәйге Әбиләр көненә ба­гышланачак. Онык­ларыгыз, балаларыгыз бу конкурсларда катнаша алалар”, – дип, конкурсның таләпләре турында сөйләп үтте.
Очрашуда катнашучылар үзләре дә газетага бәя бирделәр. Дилә Корбанова “Яңарыш” газетасының эчтәлеге көннән-көн яхшыруы, тирән эчтәлекле, вакыйгаларга анализ бирүче язмалар дөнья күрүе турында әйтте. Әхәт Фаррахов газетаның бизәлешенә, фотосурәтләрне урнаштыру тәртибенә тукталып үтте, киңәшләрен бирде. Гөлисә Зарипова саннан-санга дәвам итүче хикәяләрне укучыларның көтеп алулары, яратып укулары турында әйтте. Эшлекле сөйләшү Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакованың “Айгөл белән Чикки дуслыгы турында” дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсенә ялганып китте.

Төсле матур рәсемнәре белән әллә каян җәлеп итә торган балалар өчен иҗат ителгән китап ике телдә язылган. Алдыннан ачып укысаң, ул татар телендә, артын әйләндереп ачсаң – рус телендә. Аңлагансыздыр, китапның төп геройлары Айгөл исемле кыз һәм Чикки исемле чикерткә, алар икәүләшеп дөньяны танырга өйрәнәләр. Автор аларның дуслыгы аша нәни укучыны да дуслыкның кадерен белергә, тормышны танырга, тәрбияле булырга, сакчыллыкка, матурлыкны күрергә өйрәтә.
Кичәне китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина алып барды. Ул Гөлфия Исхакованың биографиясе, иҗаты, дөнья күргән китаплары белән таныштырды. Гөлфия апа туган ягы, балачагы, ничек итеп иҗат итә башлавы турында тәфсилләп сөйләде.
“Балачактан иҗат итәргә ярата идем. Казанда нәшер ителгән газета-журналларга да җибәрә идем. Ныклап яза башлавымда, язучы булуымда “Яңарыш” газетасының роле зур, мин аңа рәхмәтле”, – ди шагыйрә. Иптәшем белән күченеп, Удмуртиягә, Воткинск шәһәренә килгәч, татар мохитеннән аерылу миңа бик авыр булды. Туган якны, туган йортны, әнине сагынудан күңелгә шигырь юллары туа башлады. Әлеге шигырьләр “Яңарыш” газетасында дөнья күрде. Алар әкренләп тупланып, беренче китабым дөнья күрде”, – дип, хатирәләргә бирелеп үтте.
Кичәдә Гөлфия Исхакова остазы Риза ага Шәфи турында бик еш телгә алды. “Ул миңа гына түгел, кызым Гүзәлгә дә шигърияткә юл ачучы, икебезнең дә остазыбыз булды”, – диде ул.

Гыймран Сафин да Гөлфия Ис­хакованың сүзен куәтләп, Риза Шә­финең иҗатының дә­рәҗәсен, талантының бөеклеген ассызык­лады. Гөлфия Исхакованың иҗатының күп өлеше мәхәббәт темасына язылган лирик шигырьләрдән торуын, аларны яратып укуын, балалар өчен язган шигырь-әкиятләрнең аеруча игътибарга лаек булуын әйтте.
Кичәгә килгән иң кечкенә тамашачы – Әминә Четинкайа Гөлфия Исхакованың шигырен сәнгатьле итеп укып үтте.

Кичәдә шагыйрәнең тормыш ип­тәше Ду­варис Исхаков һәм кызы Гүзәл Максимова да катнаш­ты. Гүзәл әнисенең китабы ничек туганлыгының шаһите буларак, тү­бән­дәгеләрне сөйләп үтте: “Бу китап бик озак туды. Ул әниемнең оныгы Айгөл тугач языла башлады һәм аның белән бергә үсте: Айгөл үсә, холкы үзгәрә, яңа шөгыльләре барлыкка килә һәм шул ук вакытта китапның да битләре өстәлә, үсә торды. Китап җиңел, аңлаешлы тел белән язылган. Рәссам китапның эчтәлеген бик уңышлы итеп ача алды. Китап бар яклап та бик уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм. Әнигә яңадан-яңа уңышлар телим, китаплары тагын да туып торсын”.
Газета укучылар һәм биредә утыручы мил­ләттәшләр шагыйрәдән шигырьләрен укуын сорадылар. Гөлфия апа шигырьләрен укып кына калмады, үзе язган җырларын да башкарды. Барысы да әлеге җыр­ларны алкышлап, яратып кабул ит­теләр.
Рәмзия Габбасова – Гөлфия апаның китабына кереш сүз язучы, әлеге китапны беренчеләрдән булып укучы. Ул китапны берничә тапкыр һәм төрле күзлектән карап укып чыгуын әйтте. Аның тәрбияви роле бик тә зур булуын, эчтәлегендә милли тәрбия нигезләре ярылып ятуын ассызыклады.

Балалар өчен язылган шигъри китапны тәкъдир итү кичәсе Габдулла Тукайның туган көненә туры килүе дә очраклы түгел. Шигърият дигәндә без һәрвакыт Тукайны күз алдында тотабыз. Әлеге чарада да Гөлфия Исхакованың бөек Тукайга багышланган шигыре яңгырады. 10 нчы мәктәп укучылары – Ралина Шәехова, Ләйсән Гулиева, Диана Салтыкова, Сәрия Сибгатуллина, кечкенә Әминә Четинкайа Габдулла Тукайның шигырьләрен зур осталык белән сөйләделәр. 10 нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбият түгәрәге алып баручы Гүзәл Үлмәсова балаларда әдәбиятка мәхәббәт уятуга, аларны милли чараларга тартуга зур әһәмият бирә. Укучыларның әдәби кичәдә актив катнашулары – аның тырышлыгы нәтиҗәсе, рәхмәт аңа.

Шулай ук Рәфилә Рәсүлева җи­тәк­че­ле­гендәге “Бәхет” ансам­бленнән Венера Гатауллина, Саҗидә Аширова, Фәгыйлә Шәй­мәрданова Габдулла Тукайның әсәрләрен сөйләделәр, җырладылар. Күңелле, җанлы, аралашуларга бай күпкырлы кичә булды бу очрашу. Татар мохитенә, язга, хискә сусаган күңелләргә шигърият, моң иң татлы рухи азык булды.

Элмира Нигъмәтҗан.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*