Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында конгресс җитәкчелегенең Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина белән очрашуы узды.
Винера ханымны татар сынлы сәнгатенең йөзек кашы дип атыйлар. Аның иҗаты киңкырлы, әмма остаз эшли торган төп юнәлеш – монументаль сәнгать. Татар рухлы сынчы үзенең иҗатында рус реалистик сәнгать мәктәбе традицияләрен йөртә, төрле жанрларга һәм темаларга мөрәҗәгать итә, алар арасында, әлбәттә, татар темасына зур игътибар бирелә.

Сынчыны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
“Бүген безнең өчен истәлекле көннәрнең берсе. Мәркәзебез Казанда бер ай дәвамында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Завиевнаның шәхси күргәзмәсе эшләде. Бүген ул безнең белән янәшә. Берсүзсез, Винера ханым татар дөньясында якты фигура булып тора. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Сезгә рәхмәт белдерәм”, – диде Данис Шакиров.
Илүзә Әбелханова