tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел Кыямов 8-11 сыйныф укучылары белән татар теле, мәдәнияте һәм тарихына кагылышлы квиз уздырды
Идел Кыямов 8-11 сыйныф укучылары белән татар теле, мәдәнияте һәм тарихына кагылышлы квиз уздырды

Идел Кыямов 8-11 сыйныф укучылары белән татар теле, мәдәнияте һәм тарихына кагылышлы квиз уздырды

Казан шәһәре Думасы карамагындагы Яшьләр парламенты әгъзалары Вахитов районында урнашкан 18 нче мәктәптә «Татарстан — уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәният һәм телләр төрлелеге — республиканың төп байлыгы» дигән темага парламент дәресе үткәргән.

Мәдәният, туган телләрне саклау һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Идел Кыямов 8-11 сыйныф укучылары белән татар теле, мәдәниятенә һәм тарихка кагылышлы квиз уздырган.

“Без укучыларны ун төркемгә бүлдек. Һәр төркемдә алтышар кеше иде. Алар кыска вакыт эчендә сораштыру форматында җавапларын әзерләде”, – диде Идел Кыямов.

“Ышанам-ышанмыйм” уенында “әйе” яки “юк” кебек кыскача җавап таләп ителгән. Башка сораулар Татарстан Дәүләт Советы, суверенлыкка кагылышлы булган.
“Балалар татар теленә бәйле сорауларга сүлпәнрәк җавап бирде. Аларга, әйтик, фразеологизмның дөрес аңлатмасын сайлап алу, болгарларның кайсы телдә сөйләшүләрен белү һ.б. таләп ителде.

Яшьләр парламенты рәисе Мария Вьюгина хокук, җәмгыять белеме буенча укучыларның белемнәрен тикшерде. Парламент дәресе Татарстан, Казан белән бәйле видеоязмалар һәм юмор белән үрелеп барды”, – дип сөйләде Идел Кыямов.

Зилә Мөбәрәкшина

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*