tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры үтте
Яр Чаллы шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры үтте

Яр Чаллы шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры үтте

Яр Чаллы шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры үтте. Быел ул туган тел һәм халыклар  бердәмлеге елына багышланган.

Зона турында Яр Чаллы шәһәреннән, Тукай, Менделеевск, Алабуга районнарыннан 3 200 бала катнашты. Алар җиде номинациядә ярыштылар: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Иң матур җыр көе», «Иң яхшы җыр сүзләре», «Иң яхшы видеоклип».

Безнең шәһәрдән «Вокал-соло» номинациясендә 15 бала суперфиналга чыкты. «Хореография» номинациясендә «Лик» балалар хореография студиясе, «Бисеринки» халык бию ансамбле, «Адажио» балалар коллективының «Мечтатели» төркеме, «Vegas dance family» бию студиясе, «Мизгел» хореография ансамбле Казанга барачак.

«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә шәһәребезнең «Колибри» квартеты, «Мизгел» җыр театры, «Капель» вокаль студиясе суперфиналга үтте.  «Конферанс» номинациясендә Арина Андреева, Давид Андреев Казанга барып, Чаллы шәһәре данын яклаячак.

Фестивальнең суперфиналы 17-21 апрельдә Казанның УНИКС мәдәният сараенда була. Гала концерт 29 апрельдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтәчәк. Биредә фестивальнең Гран-при иясе дә билгеле булачак.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*