tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Скульптор Винера Абдуллина Татар конгрессына Шәймиев бюстын бүләк итте
Скульптор Винера Абдуллина Татар конгрессына Шәймиев бюстын бүләк итте

Скульптор Винера Абдуллина Татар конгрессына Шәймиев бюстын бүләк итте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында конгресс җитәкчелегенең Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина белән очрашуы узды.

Винера ханымны татар сынлы сәнгатенең йөзек кашы дип атыйлар. Аның иҗаты киңкырлы, әмма остаз эшли торган төп юнәлеш – монументаль сәнгать. Татар рухлы сынчы үзенең иҗатында рус реалистик сәнгать мәктәбе традицияләрен йөртә, төрле жанрларга һәм темаларга мөрәҗәгать итә, алар арасында, әлбәттә, татар темасына зур игътибар бирелә.

Ай дәвамында Казанда, «Манеж» күргәзмәләр залында, сынчының шәхси күргәзмәсе эшләде. Бүген ул Бөтендөнья татар конгрессына кунакка килде. Биредә Винера ханым конгресска 4 хезмәтен тапшырды: Сөембикә ханбикә скульптурасы, Гатаулла Баязитов бюсты (Санкт-Петербургта шундый ук бюст тора), Казан ханы портреты һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бюсты. Винера ханым белдергәнчә, ул эшләрен иске миниатюраларга йөз тотып башкара.

Сынчыны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

“Бүген безнең өчен истәлекле көннәрнең берсе. Мәркәзебез Казанда бер ай дәвамында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Завиевнаның шәхси күргәзмәсе эшләде. Бүген ул безнең белән янәшә. Берсүзсез, Винера ханым татар дөньясында якты фигура булып тора. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Сезгә рәхмәт белдерәм”, – диде Данис Шакиров.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*