tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөлге чигәм асыл җепләр белән
Сөлге чигәм асыл җепләр белән

Сөлге чигәм асыл җепләр белән

Халкыбызның көнкүрешендә, көндәлек тормышында, йолаларын­да урын алган, җырларга кергән чигүле сөлге.

Дөньяга яңа гына аваз салган бала­ны ак сөлгегә төргәннәр. Кыңгыраулы туй атларын сөлге бизәгән. Киленнәрнең каенаналарына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Туй­дан соң су юлы күрсәтүчегә, мунча ягу­чыга, никах укучыга, башкодага бүләк итеп сөлге әзерләнгән. Сабан туеның колга башларында җилфердәгән чигүле сөлге. Мичтән чыккан икмәк, кадерләп, сөлгегә төреп куелган. Куна­кларны чигүле сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар. Кешене соңгы юлга озатканда да сөлге кулланыла. Үзенә, кызына бәхетле гаилә тормышы теләгән һәр әнинең, һәр уңган кызның бирнә сандыгында, һичшиксез, чигүле сөлге булырга тиеш. Тормышның иң матур мизгелләрен хәтердә саклаучы сөлгенең, гомере буена озата баручы кадерле ядкәр рәвешендә, әбиләребез сандыгының иң күренә торган уры­нында – иң өстә саклануы, буыннан-бу­ынга тапшырылып килүе һич тә гаҗәп түгел.

Татар хатын-кызының уңганлыгын, осталыгын, гаилә кыйммәтләрен үзләштерү дәрәҗәсен дә күрсәтә сөлгеләр. Алардагы бизәк-рәсемнәргә халкыбызның бәхет һәм матурлык ту­рындагы уй-хыяллары, иң якты хис- тойгылары салынган.

Ак төстәге тукымадан төрле төстәге кыйммәтле җепләр белән укалап чигелгән сөлгеләрне халкыбыз “Казан сөлгесе” дип атый.

– Тизрәк, тизрәк күрәсе иде Казан сөлгесен. Күчереп алыр идек өлгесен. Караганда күзне чагылдырырлык була икән ул Казан сөлгесе. Бик кадерле ко­даларга гына бирнә итеп биреләсе, – ди К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” коме­диясе персонажы.

Әйе, бик затлы бүләк саналган Ка­зан сөлгесе. Мондый сөлге башларын­да киң кулланылган сурәтләр купшы чәчәк бәйләмен хәтерләтә. ХIX гасыр урталарыннан башлап төсле чәчәк бәйләмнәре чигү осталарының аеру­ча яраткан бизәгенә әверелгән. Бер үк сөлге башында берничә чәчәк бәйләме дә урнаштырылган. Күпертеп яисә яссы итеп тамбур белән чигелгән сөлгеләрдә бизәкләр нечкә һәм нәфис тоташ сызы­клар белән яки тутырып чигелә. Шома чигү техникасы да кулланыла. Купшы чәчәкләр, аллы-гөлле күбәләкләр, бал кортлары, пар аккош, күгәрчен, хыя­лый үсемлекләр, аларның тулышкан бөреләре, йөзем тәлгәшләре, гади кыр чәчәкләре элементлары кергән бизәкләр җәннәт бакчасы, бәхетле гаилә тормы­шы образын тудырган, чынбарлыкны романтик төсмерләр белән баеткан.

Бүгенге көндә Мөслим туган якны өйрәнү музеенда сакланучы, Диләрә Шадринаның каенанасын­нан күчкән түрләмәдә каракатицаны (аз хәрәкәтләнүче кыска кармавыч­лы диңгез моллюскын) хәтерләтүче бизәкләр бар. Уникаль бизәк буларак теркәлгән әлеге нәкыш Мөслим брен­ды өчен нигез итеп алынган.

Мөслим якларында тукылган сөлгеләр бик киң таралыш алган. Йола сөлгеләре туй-никахларда, балага исем кушу ашларында, гает, корбан кебек дини бәйрәмнәр уздырганда кулла­нылган. Бик күп йортларда туку стано­клары булган һәм алар бер дә тик тор­маган. Безнең як осталары тукучы­лык сәнгатенә хас булган чүпләм, аса­лап сугу кебек алымнарны белгәннәр. Галимнәр йола бәйрәмнәрендә, өй эчен бизәүдә һәм көнкүрештә киң кулланыл­ган сөлгеләрнең төрлелегенә игътибар итәләр. Аларның очларына кызыл һәм ак чүпләм ысулы белән, асалап һәм кат­наш ысуллар белән сугылган бизәкләр төшерергә яратканнар. Аркылы бизәкле сөлгеләр дә киң таралыш алган. Авыл музейларында кызыл башлы сөлгеләр бихисап. Чуптарлы тастымаллар да оч­рый. Тукылган сөлгеләрдә кызыл, сары буйлар, ак, кара, шәмәхә, зәңгәрсу, яшел, горчица төсендәге бизәкләр өстенлек итә. Тыныч төсле җепләрдән тукылган сөлгеләр дә бар.

Аллы-гөлле, чәчәкле бизәкләр та­тарлар яшәгән йортларга һәрвакыт ямь биреп торган, күңелне күтәргән, мохиткә бәйрәм рухы өстәгән. Чигелгән сөлгеләр татар хатын-кызларының сиз­гер зәвыгын, хыял офыкларын, иҗат тәҗрибәсен һәм осталыгын чагылдыр­ган. Безнең якларда сөлге туку-чигүнең үз осталары булган. Шәмсиямал Мифта­хова (1890 елгы), Гайнелҗинан Мифта­хетдинова (1903 елгы), Исәнсеф авылын­нан Гөлрәйхан Мәгалимова (1936 елгы), Вәрәшбаштан Тәзкирә Низамиева (1943 елгы), Рәмзия Хәсәншина (1954 елгы) һ.б. бик күп нәкыш-бизәк осталарының хезмәтләре бүгенге көндә авыл музей­ларында саклана.

Әбиләребез чигүле сөлгеләрнең оч­ларын үзләре бәйләгән челтәр белән бизәгән. Мөслим туган якны өйрәнү му­зеенда бик нечкә җептән үрелгән челтәр башлы чигүле сөлге саклана. Ул Флера Нәбиевага әбисеннән күчкән. Зөлфия Фәхретдинова каенанасының әбисеннән килгән кызыл башлы сөлгесен дүрт буын аша саклап, музейга тапшыр­ган. Олы Чакмакта китапханәче бу­лып эшләгән Роза Хәбибуллинаның чүпләмле сөлгесен Гөлназ Хафизо­ва кадерләп саклаган (фотода). Кул белән бәйләнгән һәм чигелгән мондый нәфис эшләрне күргәч, татар хатын- кызларының уңганлыгына, сабырлы­гына соклану, халкыбыз белән, үзеңне дә шул халыкның бер өлеше булуы белән горурлану хисләре кичерәсең.

Бүген без заманча җиһазландырылган йортларда яшибез. Стиль, төсләр дә башка, креатив идеяләр кертергә тырышабыз. Дөньяны күзаллау, фикерләү башка. Әмма көнкүрешебезгә кабатланмас милли төсмерләр бирүче, кемлегебезне, тамырларыбызны искә төшереп, һәрвакыт күз алдында – түрдә эленеп торучы татар сөлгеләре җитми кебек.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*