tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XXIII Федераль Сабантуй узачак мәйдан белән танышты
Васил Шәйхразыев XXIII Федераль Сабантуй узачак мәйдан белән танышты

Васил Шәйхразыев XXIII Федераль Сабантуй узачак мәйдан белән танышты

1 нче июль көнендә Кемерово өлкәсендә XXIII Федераль Сабантуй, III Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев милли бәйрәмебез узачак мәйданнарны карады. Биредә шулай ук Лениногорск районы башлыгы  Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре дә бар иде.

Сабантуй ике мәйданда уздырыла. Бүген Кабаново авылында ат чабышлары, татар милли сәнгате күргәзмәләре узса,  1 нче июль көнендә Кемерово шәһәренең Мәскәү мәйданында Сабантуй бәйрәме үтәчәк. Әлеге урыннарда инде әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Кемерово шәһәре милли бәйрәм кунакларын кабул итәргә әзер!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*