tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш чоры балалары
Сугыш чоры балалары

Сугыш чоры балалары

Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Шул уңайдан матбугатта дәһшәтле еллар вакыйгалары, җиңү өчен җанын-тәнен кызганмаган каһарманнар турында язмалар дөнья күреп килә. Кызганыч, елдан ел ветераннар сафы сирәгәя, сугыш афәтләре, заман батырлары тетрәндергеч кайтаваз кебек тарих комы белән күмелеп бара. Җилкәләрендә сугыш авырлыкларын күтәргән ир-атлар, хатын-кызлар, әби-бабайларның күпчелеге якты дөньяны калдырып киттеләр инде. Әмма балачакларын 1941-1945 еллар аралыгында кичергән сабыйлар, сугыш ачысы турында тетрәнеп, өзгәләнеп яшьләргә бәян итеп киләләр. Әлеге буынның истәлек-язмаларын тыныч күңел белән генә укып та булмый, шул чорның тетрәндергеч вакыйгалары җаннарны өзгәли, күзгә яшь китерә.

Журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче Рафаэль Сальмушев 1928-1945 елларда туган сугыш чорының ачы михнәтләрен кичкән ватандашларының истәлек-язмаларын, фотосурәтләрен җыю һәм бастыру эше белән күп еллар буе шөгыльләнеп килә.

“Еллар үтә торды. Без, сугыш чоры балалары, өлкәнәйдек. Элегрәк без республикада бер миллион чамасы булсак, хәзер 390 мең тирәсе. Без дә елдан-ел кимибез. Шуны уйлап, мин фикердәшләрем белән киңәштем дә 2012 елның көзендә Кремльдә урнашкан Бөек Ватан сугышы музеена юл тоттык. Анда без музейның фәнни хезмәткәрен – Әлфия Ленаровна Шәрипованы очраттык. Ул безгә музей каршында Казан шәһәре татар ветераннарының “Сугыш чоры балалары” иҗтимагый оешмасын оештырырга тәкъдим ясады. Бу идеяне без дә хупладык. Мине оешманың рәисе итеп сайладылар. Тиз арада оешмага әгъзалар тупладык. Берничә ай эшләгәч, оешма каршында “Казан таңнары” дигән иҗат берләшмәсе оештырдык. Иҗат берләшмәсе үзенең бер җыенында сугыш чоры балаларының истәлек тупланмаларыннан китап нәшер итеп, киләчәк яшь буынга бүләк ясарга дигән карарга килгән идек.” – дип сөйли Рафаэль Сальмушев.

IMG_1132

“Казан таңнары” иҗат берләшмәсе һәм аеруча Рафаэль Сальмушев, Әлфия Шәрипова, Рәфкать Ибраһимов тырышлыклары белән әлеге язмалар тупланып китап булып әзерләнеп бетә. 2014 елның декабрь аенда президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың кереш сүзләре белән әлеге китап “Әрнүле балачак (Сугыш чоры балалары истәлекләре)” дигән исем астында басылып чыга.

IMG_1134

Китапта Хаҗи Әхмәтҗәнов, Рафаэль Сальмушев, Равил Сәлим, Хәлим Галиев, Барлас Камалов, Әлфия Авзалова, Фоат Галимуллин, Чулпан Фәрхетдинова, Әхәт Сафиуллин, Рәфкать Ибраһимов, Мансура Гыйльметдинова, Рудольф Кәрәмуллин, Рәшит Сираҗиев, Рәшит Нургали, Гарәфетдин Мөхәммәтҗанов, Саимә Сафиуллина, Рәдиф Ханнанов, Рауза Әхмәдиева, Марс Гаитов, Нәсимә Ибраһимоваларның истәлек-хатирәләре, сугыш чоры балаларына багышлап язылган шигырьләр, фотосурәтләр урын алган.

IMG_1133
Рафаэль Сальмушев һәм Әлфия Шәрипова сүзләре буенча алар инде сугыш чоры балаларының хатирәләрен туплап чираттагы китап өчен материал әзерләп өлгергәннәр, китапны бастыру өчен матди ярдәм күрсәтергә әзер булган иганәчеләр эзлибез әле диләр.

Мәкаләмне Әлфия Шәрипованың “Ул көннәр кабатланмасын иде” дигән язмасынна алынган өзек белән тәмамлыйсым килә: “Сиңа авыр булган вакытларда, ниндидер чишелмәслек тоелган мәсьәләләр килеп чыкканда менә шушы китап битләрен ачып кара әле, сугыш кайгысы белән өретелгән, ач-ялангач сабыйлар язмышы турында укып карасаң, безнең бүгенге көндәлек тормыштагы иң зур проблема да чүп кенә булып тоелачак”.

IMG_1133

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*