tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада “Ак калфак” оешмасы төзелде
Пензада “Ак калфак” оешмасы төзелде

Пензада “Ак калфак” оешмасы төзелде

Күптән түгел Пенза шәһәре һәм өлкәсендә яшәүче татар ханымнары үз төбәкләрендә “Ак калфак” оешмасына берләштеләр.

Әлеге ханымнар: укытучылар, эшмәкәрләр, китапханәчеләр һәм башка һөнәр ияләре халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, бай мәдәни мирасын гаиләдә саклап калу эшенә җиң сызганып тотындылар. Җирле “Ак калфак”ны Пенза өлкәсе Каменка шәһәрендәге мөселман атрибутикасы кибете хуҗасы, милли җанлы Эльмира Васильева җитәкли.

Ханымнар эшне татар концертларын оештырудан башлап җибәрделәр.

20141218_140853Соңгы арада Каменканың татар халкы милли моңга бай берничә тамаша кылды. Билгеле булганча, концерт куючы артистлар гадәттэ чакырмый килмиләр. Аларны алдан ук сөйләшеп чакырырга кирәк, билетларын сатарга, реклама ясарга һәм башка төр мәшәкатьләр, дип яза ханымнар үзләре. Каменкада бу эшләрне “Ак калфак” җитәкчесе Васильева Эльмира үзе башкара. Райондагы татарлар аңа рәхмәт укый. Билетларны Эльмира ханым үзенең «Мусульманская атрибутика» кибетендә сата. Гомумән, анын кибетендә татарларны аеруча кызыксындырга бар нәрсә дә бар: хатын-кыз киеме, түбәтәйләр, төрле сувенирлар, шамаилләр, никах киемнәре…

yNOuSzcummQОештырылган концертлар турында Эльмира шулай дип сөйләде: “Фирдүс Тямаевны бик яраттылар. Ул безгә узган 2014 елда 3 мәртәбә кильде. Раил Садриев «Елмай-шоу» программасы белән килеп, татамашачыны рәхәтләнеп колдереп китте. Рафаэль һәм Динә Латыйповлар зур концерт куйдылар. Быел гыйнвар аенда Бәширә Насыйрова белән Ленар Нигъмәтҗанов килделәр. 1 февральдә Рифат Зариповның «Бие, әйдә, кайнана!» дип исемләнгән концерт программасын яратып кабул иттеләр. Бөтен концертларда халык шыгрым тулган иде. Бездәге тамашачы татар концертларына өйрәнеп өлгерде. Күпләре килеп рәхмәт сүзләрен әйтәләр. Син булмасаң, артистлар безгә килмәгән дә булыр иделәр дип әйтүчеләр дә бар. Әлбәттә, планнарыбызда башка артистларны да чакырырга исәп бар…”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*