tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут шәһәрендә “Сандугач” җыр-бию ансамбле Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасын тәкъдим итте
Сургут шәһәрендә “Сандугач” җыр-бию ансамбле Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасын тәкъдим итте

Сургут шәһәрендә “Сандугач” җыр-бию ансамбле Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасын тәкъдим итте

Сургут шәһәрендә Нурия Әхәт кызы Җиһаншина җитәкчелегендәге “Сандугач” җыр-бию ансамбле шәһәр халкына бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Шүрәле” лирик поэмасын тәкъдим итте.

Габдулла Тукайның «Шүрәле” поэмасы — дөнья әдәбиятында танылган әсәр. Ул башка сәнгать әсәрләре тудыруга да этәргеч биреп торучы, күп еллар дәвамында олыларны да, балаларны да ниндидер тылсымы белән җәлеп итүче поэма. Шул тылсым көчен эзләп, күпләребез яттан белгән “Шүрәле”не күрергә дип бу көнне шәһәр халкы “Төзүчеләр”(ГКЦ “Строитель”) мәдәният йортына ашыкты. Билетлар алдан ук сатылып бетсә дә, бәлки эләгә алырмын, дигән ният белән мәдәният сараена ашыгучылар да хәйран булды.

Пәрдә ачылды. Сәхнә түрендә нәкъ үзебезнеңчә татар йорты, бизәкле коймалар, кое, тирә-ягында урман-күлләр, кошлар сайравы…
Ах, туган як, балачак истәлекләре!

Чү! Ерактан моңлы тавыш ишетелә, “Туган тел” көе яңгырый түгелме соң?! Моңлы, җанга якын аһәң. Күр эле, капка төбенә нинди матур гүзәл затлар чыгып утырган, ай-яй, сөйкемлеләр. Татарның сылулары. Туган телдә сөләшәләр! Батырны күзлиләр. Күзләмәслекме соң ул? Сүзгә тапкыр, эшкә батыр татар егетен кемнең генә үзенеке итәсе килмәс икән? Ә батырга да үзе кебек тапкыр, җитез, сылу, нәкъ Айсылу кебек кыз кирәк лә. Җиңел генә буламы соң кыз күңелен яулавы. Эх, Шүрәлесе юлга чыкмаган булса икән лә…
– Каян килеп чыктың син?!
– Юк, үзеңнекен табулардан җиңел түгел шул. Ярый ла, янда дуслар бар!

Нурия Җиһаншина “Сандугач” җыр-бию ансамбле җитәкчесе:
– “Габдулла Тукаебызның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерүне күптән уйлап йөрдем. Ниһаять, хыялларыбыз тормышка ашты. Әлбәттә, бу минем генә хыял түгел, минем генә эшем түгел. Ансамбльгә йөргән, катнашкан һәр кешегә мин чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Шушындый зур театральләштерелгән әдәби әсәрне кую җиңелләрдән түгел, театр өстендә тәҗрибәбез аз. “Сандугач” ансамбленең һәр концерты гореф-гадәтебезгә, халкыбызның йолаларына нигезләнеп эшләнә. “Туй” йоласы күренеше, “Нәүрүз” бәйрәме, “Су юлы”күренеше, “Хәтер”, “Күңелем бизәкләре”, һ.башка программалар барысы да халкыбызның йола, гореф – гадәтләренә нигезләнеп халыкка тәкъдим ителде. Халык бик яратып кабул итте. Ә нигә бөек әдипләребезнең дә әсәрләрен сәхнәләштермәскә. Режиссёрлар белән уйлашып-киңәшләштек тә, үзебезнең осталыкларны сынап карарга булдык. Күптән түгел генә командабызга Айгөл Коновалова кушылды. Кайчандыр аның әтисе Камиль Кильметов шушы ансамбльгә йөрде. Бу 90нчы еллар иде. Бүгенгесе көндә аның эшен кызы дәвам итә бит, дәвамчысы. Читкә китмәде, үзебезгә кайтты. Алар безнең киләчәгебез. Аларга дөрес юл күрсәтеп калдыру ул безнең төп бурыч. Сургут күпмилләтле шәһәр. Тамашачылар арасында башка милләт кешеләрен дә күрәбез. Шуның өчен бу юлы программаны ике телдә төзедек. Безнең әдипләребез, аларның иҗаты бөтендөнья халкына танытырлык.”

Дөрес, яшь буын йолалар, гореф-гадәтләр тәртибен, шулай ук, әдипләребез язмышын, иҗатын, аларның әсәрләре аша менә шундый чараларда куелган программалар аша кечкенәдән үк күреп-өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Шулай итеп мондый театр-концертлар, милли йолаларыбыз, милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә туа алмый. Аллага шөкер, “Сандугач” лар Сургут җирлегендә матур, моңлы сайрый бирә. Дәвамлы булсын! Чиксез рәхмәттән башка сүз юк. Концерттан соң яныма килеп катнашучыларга рәхмәт сүзләрен калдыручылар да, ватсап чатларыма язучылар да шактый булды. Бу рәхмәтләр сезгә, дуслар!

Зур күләмле бу театр-концерт программасын да катнашкан һәр артист аерым алкышка лаеклы.

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*