Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бүген Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел

ВИДЕО: Бүген Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел

Бүген 19 нчы гасырның бөек рус җырчысы, якташыбыз Федор Иванович Шаляпиннның тууына 150 ел. Мәгълүм булганча ул 1873 нче елның 13 нче февралендә Казанда туа. Безнең шәһәрдә ул нибары 17 ел гына яшәсә дә, Казан турында Федор Иванович күңелендә гомер буе җылы истәлекләр саклый, дуслары белән җыелганда да сагынып искә ала торган була. Россиянең генә түгел, дөньяның иң мәшһүр концерт залларында чыгыш ясаган җырчы октябрь революциясенә кадәр өч тапкыр Казанга гастрольләр белән кайта. 1909 нче елда аның туган җиренә соңгы тапкыр кайтуы була. Федор Шаляпин 1938 нче елда Парижда 65 яшендә вафат була. Туганнары үтенече буенча 1984 нче елда аны Мәскәүгә алып кайтып җирлиләр. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин Санкт Петербург шәһәрендә булып дөньякүләм танылган бөек җырчы Федор Иванович Шаляпин йөргән урамнардан узып, аның гаиләсе яшәгән йортта булып кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*