tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Коръәнгә мәхәббәт белән”: Казанда Коръән укучылар бәйгесе узачак
“Коръәнгә мәхәббәт белән”: Казанда Коръән укучылар бәйгесе узачак

“Коръәнгә мәхәббәт белән”: Казанда Коръән укучылар бәйгесе узачак

2023нче елның 11-12нче мартында Казанның Мәрҗани мәчетендә хатын-кызлар арасында “Коръәнгә мәхәббәт белән” дип исемләнгән ачык Коръән бәйгесе узачак. Ул Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең 20 еллыгына багышлап үткәрелә. Бәйгене Татарстан мөфтияте, Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Мәрҗани мәчете һ.б. оештыра.

Конкурс 2 этапта үтәчәк: 11нче мартта – сайлап алу туры, 12нче мартта – төп тур. Сайлап алу турын үтү өчен катнашучыларга 11нче март көнне иртәнге сәг. 8-дә Мәрҗани мәчетенә килергә кирәк (адресы: Казан шәһ., Каюм Насыйри ур., 17нче йорт). Бәйгедә катнашучыларга 4 номинация буенча белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак:

  1. Коръәннең 30нчы җүзен яттан белү
  2. 5 җүзне яттан белү (“Әл-Әхкаф” – “Ән-Нәс”)
  3. 10 җүзне яттан белү (“Әр-Рум” – “Ән-Нәс”)
  4. Тиләвәт (барлык тәҗвид кагыйдәләрен истә тотып Мүсхәфтән карап уку).

Бәйгедә ничә яшьтә булуына карамастан барлык хатын-кызлар катнаша ала.

Барлык номинацияләр өчен төп таләпләр: мәхраҗ һәм тәҗвидне белү; күрсәтелгән номинациягә туры килү; Коръәнне матур итеп уку. Һәрбер катнашучы бары бер генә номинациядә катнаша ала. Тулырак – конкурс Нигезләмәсендә.

Бәйгедә җиңүчеләргә, беренче өч урын алучыларга кыйммәтле бүләкләр, ә калган катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.

Гаризалар 2023нче елның 6нчы мартына кадәр кабул ителә. Анкеталарны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: [email protected] (үрнәк бирелә).

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*