Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / 15 нче февральдә ТР Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналь кулъязмасын күрсәтәчәкләр
15 нче февральдә ТР Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналь кулъязмасын күрсәтәчәкләр

15 нче февральдә ТР Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналь кулъязмасын күрсәтәчәкләр

15 нче февральдә, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Татарстан Милли музеенда Казан халкы һәм кунаклары нацистлар әсирлегендә язылган шигырьләр җыентыгының төп нөсхәсен күрә алачаклар.

Быел Төп нөсхә көнендә иҗат программасын пианист һәм композитор Эльмир Низамов, Габдулла Кариев исемендәге театр артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы финалистлары тәкъдим итәчәк. Шулай ук Беренче Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелачак.

Уникаль кулъязма могҗиза булып сакланган һәм Бөек Ватан сугышыннан соң СССРга эләккән. 1966 елдан реликвия Татарстанның төп тарихи музеенда саклана. Аны елга бер тапкыр – Муса Җәлилнең туган көнендә генә чыгаралар. Бу көнне 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр музейга керү ирекле булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Төп нөсхә көне программасы ТР Милли музее сайтында урнаштырылган.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*