tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Бари Тарханов исемендәге татар халык театрларының VIII төбәкара фестивале ачылды
Ульяновск өлкәсендә Бари Тарханов исемендәге татар халык театрларының VIII төбәкара фестивале ачылды

Ульяновск өлкәсендә Бари Тарханов исемендәге татар халык театрларының VIII төбәкара фестивале ачылды

Ульяновск өлкәсендә Бари Тарханов исемендәге татар халык театрларының VIII төбәкара фестивале ачылды. Аны Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова куйган «Язмыш» спектакле башлап жибәрде.

Март аена кадәр дәвам итәчәк бу мәртәбәле фестивальдә быел Сембер театрларыннан кала Татарстанның Апас,Буа,Менделеевск районнарыннан, Чувашиянен Батыр районыннан үзешчән театрлар да катнашачак. Өлкә татар автономиясенең мәдәният үзәге белән уртак проекты булган әлеге фестиваль 27 март – Халыкара театр көнендә тәмамланачак. Анда дистәдән артык коллектив һәм бик күп үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*