Кичә Сургутта “Соцветие” милли мәдәниятләр фестивале үтте. Әлеге чара төрле милләт вәкилләрен быел 21 тапкыр җыйды. Бу хакта Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итә.
Бу юлы төп бәйрәм урыны Сургут дәүләт университеты театры алдындагы мәйдан булды. Халыклар мәдәнияте һәм көнкүреше белән һәркем таныша алды: мәйданда 17 этник мәйданчык урын алдв, аларның һәркайсында традицион утарлар, милли киемнәр, көнкүреш предметлары, музыкаль инструментлар һәм сувенирлар тәкъдим ителде.