tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкент каласында Сабан туе үтте
Ташкент каласында Сабан туе үтте

Ташкент каласында Сабан туе үтте

Агымдагы елның 10 июнендә Үзбәкстанда Ташкент шәһәренең “Дуслык бакчасы” ял паркында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе үтте. Мәйданга 40 меңләп кеше җыелган иде.

Ташкент Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын яңгыратты. Шулай ук бәйрәмдә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннәтова да кунакларны сәламләп, котлауларын җиткерде, Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатын тапшырды.

Ташкент Сабантуенда көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, бау тарту, багана башындагы әтәчкә менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннар оештырылган иде. Шулай ук милләттәшләр тормышын сурәтләгән кул эшләнмәләре, сувенирлар күргәзмәсе, фотографиягә төшү урыннары эшләде.

Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, бәйрәмне Ташкент татар җәмәгатьчелегенең мәдәни-агарту үзәге оештырды.

Сабан туе-2018 сәхнәсендә Үзбәкстан артистлары, Татарстаннан килгән “Фәридә-Алсу” дуэты, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Мәликә Раззакова һәм  башка иҗади төркемнәр чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*