Бүген Сургут җәмигъ мәчетенә дә җәмәгать иртәнге намаз вакыты кергәнче җыела башлады. Мәчеткә килүчеләрнең саны елдан- ел арта. ХМАО – Югра мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов бар мөселман халкын бәйрәм белән котлады.
“Сезне Рамазан ае тәмамланып Гает-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән ихластан котлыйбыз! Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Игелекле гамәлләрне күбрәк башкарырга тырышыйк! Киләсе гает бәйрәмнәрен шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп тынычлыкта каршыларга насыйп булсын! Сәламәт булыйк!”