28 февральдән 7 мартка кадәр Свердлау өлкәсендә Татар ризыклары көннәре үтә. Фестиваль өлкәнең өч шәһәре: Екатеринбург, Красноуфимск, Түбән Тагилда кышның соңгы көнендә ачылды. Аш-су бәйрәме танылган пешекче, милли ризык белгече Юныс Әхмәтҗәновка багышланып үткәрелә.
Чараларда Свердлау өлкәсе шәһәрләренең аш-су әзерләү тармагында махсус белем бирү йортлары студентлары катнаша. Төп оештыручы – Татарстан Республикасының Свердлау өлкәсендәге даими вәкиллеге.
Фото: ekburg.ru