tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сынлы сәнгатьтә – кояшлы җырчы
Сынлы сәнгатьтә – кояшлы җырчы

Сынлы сәнгатьтә – кояшлы җырчы

Руслан Әләм улы Ибраһимов – Казанның яшь һәм талантлы рәссамнарының берсе. «Мәдәният паркы» галереясендәге киндергә язган портретларына сокланып карыйм, ә аларда зур уңыш ияләре, спортчылар сурәтләнгән.

– Руслан, ни өчен нәкъ менә спортчыларны, Олимпиада чемпионнарын сурәтләүгә алындың? Сине спорт өлкәсе кызыксындырамы?

– Нефтюганск шәһәреннән татар мәркәзенә килеп, иң элек спортчыларның портретларын язармын дип уйламаган идем, шулай килеп чыкты. Спорт – Казанда актуаль темаларның берсе, биредә һәрвакыт нинди дә булса ярышлар үткәрелә. Биредәге күпләрнең күңелләрен спорт темасы били. Зур спортка кагылышлы унбиш шәхеснең портретларын иҗат иттем. Бәлкем, «Өмет. Ышаныч. Спорт» һәм «Алга! Спорт легендалары» шәхси күргәзмәләремнең уңышлы үтүләрен шуның белән дә аңлатып буладыр.

– Ә шулай да син тыйнак! Портретлардан кала, башкала күренешләрен дә бик тә оста итеп, үзеңчә язасың бит. Моннан кала, Болгардагы Кара пулатны да, Мәскәү җәмигь мәчетен дә шундый җанлы итеп сурәтләгәнсең.

– Рәхмәт! Шәһәр архитектурасына булган игътибарым мәктәпне тәмамлагач, архитектор һөнәренә укырга теләвем белән аңлатыладыр. Шул теләк белән Новосибирск архитектура-сәнгать академиясенә керергә ике тапкыр омтылып карадым, әмма имтиханнар буенча үтмәдем.

Икенче тапкырында, очраклы гына миңа: «Рәссам-монументалист һөнәренә укырга теләгең юкмы?» – диделәр.

Үкенмим, Русиядәге иң көчле уку йортларының берсендә алты ел укыдым һәм рәссамлык өчен кирәкле академик юнәлештәге бар белемне җыйдым. Соңгы вакытларда әсәрләремне язар алдыннан киндергә төсле буяулар ярдәмендә «чәчрәвекләр» ясыйм, бу алым миңа энергия хәрәкәтен хәтерләтә, сурәтләрне бары тик шуннан соң гына яза башлыйм. Әлеге алымны ошатучылар күп, хәтта осталык дәресләре бирүемне үтенәләр.

Казанда башта ел ярым дизайн фирмасында эшләдем, ял көннәре җитүгә, борынгы шәһәрне сурәтләргә чыга идем. Биредәге күп кенә архитектура һәйкәлләрен сурәтләдем инде, бу теманы хәзер дә дәвам итәм.

– Син – ирекле рәссам. Авыр түгелме?

– Укып бетергәч тә, Нефтюганскида өч ел буе бер фирмада дизайнер булып эшләдем һәм параллель рәвештә портретлар яздым. Дустым Константин белән оештырган «Суперпортрет» фирмасы үзенә күрә бер кече бизнес юнәлеше иде, димме… Тик портретлар хәзергеләре кебек тәфсилләп язылмады, бик гади генә булганга, мин аларны «ширпотреб» сүзеннән чыгып, «шыр-портретлар» дип атап йөрттем, ягъни… болай гына, үзенчәлексез портретлар… Андыйларны урамнарда да күпләп ясыйлар. Ләкин бер мәл кемдер килеп чыга һәм сиңа акыллы киңәш бирә, минем белән дә шулай булды. Бер дизайнер кыз: «Үзенчәлекле портретлар яз!» – дигәч, шул кичне үк интернетны сөреп чыктым һәм бер юнәлеш таптым. Әлеге бик хиссиятле итеп ясау ысулын аеруча ошатып, шушы рәвештә генә яза башладым.

2014 елда заказлар кимеде, тормыш авырлашты. Кечкенә Себер шәһәре күңелемә тар булып тоелды, һөнәри яктан үсеш юклыгына төшенеп, йә Сургутка, йә Мәскәүгә, йә Казанга китәргә ният кылдым. Әтием Әләм һәм әнием Сөмбелә – Баулы районының Кече Урыссу авылыннан, «кан тартты» дияргә мөмкин, бу якка кечкенә чакларда да даими кайтып йөрдем… Һәм, беләсезме, минем бик тә, әйтеп аңлата алмаслык дәрәҗәдә саф татарча сөйләшәсем килде! 2016 елны Казанга килгәч, беренче эш итеп татарча сөйләм клубы ачтым. Татар яшьләре гел татарча гына аралашырга тиешләр дигән максат куеп, очрашу кичәләре оештырдым.

Аларга иҗат өлкәсендәге татар яшьләре килә башлады, хәзер дә аралашабыз, күп кенә мәдәни чаралар үткәрәбез, киң даирәләрдә популяр булмаган көйләр һәм җырлар язу, аларны башкару белән шөгыльләнәбез, бер-беребезнең иҗади уңышлары белән ихлас кызыксынабыз, төрле проектлар уйлап табабыз һәм бер-беребезгә гашыйк та булабыз. Яшүсмер чактан башлап гитарада да уйныйм, этник музыка белән кызыксынам, төрки көйләргә, кытай музыкасына бик мөкиббән, бу нисбәттән дә үзара диспутлар үткәрәбез.

Ә ирекле рәссамлыкның бер ягы җиңел: син үзең теләгән сурәтләрне генә язасың, үзең теләгән проектларда гына катнашасың. Әмма шул ук вакытта заказ буенча гына иҗат иткән көннәрем дә әлегә күп әле.

– Руслан, соңгы иҗади эшләрең арасыннан кайсыларын үзең дә бик ошаттың? Кайсы картиналарың сиңа иң якын?

– Соңгы проектларымның берсе – Казанда үткән Эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты көннәрендә ачылган шәхси күргәзмәм. Аның өчен тиз арада тулы бер серия иҗат итәргә, төрле һөнәр ияләрен: пешекче, төзүче, кометолог, флорист, визажист… сурәтләрен язарга туры килде.

Моннан кала, шәхси үтенеч белән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның портретын язып бирүемне үтенгәннәр иде. Аның  рәссамнар тарафыннан язылган портретлары моңарчы булмаган икән. Минем тарафтан ясалган портретны «Вафирә» дип аталган кыскаметражлы кинофильмда да кулландылар.

– Портретлар озак языламы?

– Юк. Мин бит спиртлы эчемлекләр кулланмыйм, тәмәке тартмыйм, башка кайбер рәссамнар кебек, илһам килгәнен көтеп утырмыйм. Холкым да шундый: акрын яза алмыйм.

– Иҗаты күңелеңә аваздаш рәссам бармы?

– Дагыстанның яшь рәссамы Алибек Койлакаев иҗаты ошый. Ул – бик борынгы тарихи темаларга багышланган рәсемнәр ясаучы талантлы график, бар төрки халыкны бердәм күреп, аларның мәдәниятләре охшашлыгын чагылдырып бирү аның иҗат нигезен тәшкил итә.

– Туган телен яраткан иҗатчы Тукай темасына килми калмый.

– Мин дә бөек шагыйребезнең портретын иҗат иттем инде. Аның әкиятләрендәге геройларыннан торган мультфильм «Казан-ЭКСПО»ны тантаналы рәвештә ачканда сәхнәдәге экранда күрсәтелде, мульфильм ахырында мин язган Габдулла Тукай портреты да бар иде. Гомумән, татарларның классик әдипләренә игътибарым зур. Менә яңа гына яшь режиссер Илшат Рәхимбай төшерә башлаган «Алмачуар» фильмы рәссамы итеп билгеләндем. Бу – Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча эшләнәчәк хезмәт.

Буш вакытларымда Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романын укыдым, аның «Сызгыра торган уклар» тарихи романы китабының тышлыгын ясадым һәм әлеге роман буенча башка күп кенә иллюстрацияләр ясавымны дәвам итәм.

– Хәзерге сәнгати иллюстрациядә нинди тенденцияләр эзлекле? Нинди дә булса аерым стиль өстенлек итәме?

– Бүген безнең илдәге сәнгати иллюстрация бик көчле үсештә, илдә күп кенә кызыклы иллюстраторлар пәйда булды. Төрле халыкара китап фестивальләрендә дә катнашалар, гомумән, хәзерге китап кибетләрендә дә аларның эчтәлекле хезмәтләре белән танышырга мөмкин. Алар Көнбатыш сәнгати иллюстацияләре үрнәкләрендә дә иҗат итә. Графика, коллаж ысулын куллану бермә-бер активлашты.

– Татар кызларына күбрәк игътибар биреп, аларның җыелма образларын туплап, аерым бер серия язарга да кирәк дигән фикер-нәтиҗәң бармы?

– Татар кызлары бик уңган һәм бик матурлар! Андый серияне туплый башладым инде. Иң әүвәл җәмәгать эшлеклесе, Мәскәүдәге татар клубы оешмасы активистын, үзенчәлекле йөзле кызны, аның рөхсәте буенча, фотосына карап яздым, чөнки ул миңа образ буларак бик ошады. Насыйп булып, сылу затларга багышланган тагы бер яңа шәхси күргәзмәмне ачармын, дип уйлыйм.

– Руслан, без синең белән бөек җырчы Илһам Шакиров портретын иҗат итәрсең, дип сүз куешкан идек. Ул әзерме инде?

– Аның искиткеч көчле, моңлы тавышын, ул башкарган борынгы татар җырларын тыңлаганнан соң, үземнең шушы милләт улы булуыма горурлык хисе кичердем. Илһам Шакиров портреты тиздән тәмамланачак.

– Тормышыңда нинди девиз белән яшисең? Һәм яшь рәссам бүгенге заман сынлы сәнгатендә үз юлын тапсын өчен аңа нинди сыйфатлар кирәк, дип саныйсың?

– Иң мөһиме – үзеңә нинди юнәлеш ошый, шул юнәлештә иҗат итү, массакүләм мәдәният безне йотырга омтылганда үзенчәлегеңне җуймау. Әмма шунысын да әйтми кала алмыйм: татар булганга Казанга бик ашкынып килгән идем. Ә биредә татарча гына аралашырга ашкынып торучылар аз булып чыкты. Һәм шулай ук татарча заманча көйләр, җырлар (татарча рэп, рок) белән кызыксынучылар да күп түгел, андый төркемнәр дә берничә генә икән…

Киләчәктә үз һөнәри юнәлешемне яңа кинофильмнар төшерү белән бәйлисем килә, бу өлкәдәге рәссамлыкта җитди уңышларга ирешергә телим. Кино төшерүнең могҗизаи йогынтысыдыр инде бу… Һәм алдагы көннәрдә дә татар мәдәнияте белән тирәнтен кызыксынуымны дәвам итәчәкмен, милли образларны үз әсәрләрем аша башка халыкларга да күрсәтеп бирергә омтылачакмын.

Зилә Нигъмәтуллина
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*