tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә районында мөнәҗәтләр конкурсы үткәрелде
Минзәлә районында мөнәҗәтләр конкурсы үткәрелде

Минзәлә районында мөнәҗәтләр конкурсы үткәрелде

Минзәлә районында ел саен үткәрелүче мөнәҗәтләр конкурсын быел Тупач авылы кабул итте.

Әлеге конкурста Минзәләдән, Тупач, шулай ук Гөлек, Хуҗәмәт, Дәвек, Түбән Тәкермән, Кадрәк, Урыс, Тулбай авылларыннан ханымнар мөнәҗәт уку осталыкларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәләргә килгәндә, һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыручы Мөслимәләр берлеге һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарафыннан аерым дипломнар һәм бүләкләргә фестивальне алып баручы Мәүлидә Билалова (Тупач авылы), Лилия Миңнеханова (Тупач), Лениза Якиева (Минзәлә), Рузилә Габдуллина (Минзәлә) лаек булдылар.

Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков мөнәҗәтләр әйтүгә яшьләрне җәлеп итү мөһимлеген искәртеп, Тупачта мөнәҗәт әйтүнең борынгы традицияләрен саклаучы Рәхилә Миңнехановага рәхмәтен әйтте.

Әлеге чарага килгән Коноваловка җирлеге башлыгы Сәрия Билалова да мөнәҗәтләрнең җәмгыятькә рухи тәрбия бирүдә зур роль уйнауларын билгеләп үтте.

menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*