tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сынмас рухлы буын вәкилләре
Сынмас рухлы буын вәкилләре

Сынмас рухлы буын вәкилләре

Тубыл шәһәрендә яшәүче Рәшит Әлмөхәммәт улы Дәүләтшин тугызынчы дистәне ваклады. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән Рәшит Әлмөхәммәт улының тормыш юлы үрнәк итеп сөйләрлек. Әтисе Бөек Ватан сугышында вафат булган Рәшит абыйны әнисе Нәҗия апа тәрбияләп үстерә, укыта. Үсеп җиткән Рәшит Әлмөхәммәт улы гаилә корып тормыш иптәше Рәйсә апа белән өч кыз, бер ул үстерәләр. Ул гаиләсенең иминлеге өчен тырышып башта Комарау авылында колхозда, совхозда, аннары балаларына ярдәм итү максат белән күп еллар Ноябрьск шәһәрендә хезмәт итә. Сиксән яшендә дә ул тик утырмый, тормыш иптәше белән җәен бакчада эшлиләр. Бала-оныкларына үрнәк булып, намус белән хезмәт юлын узган Рәшит абый өлкәнәйгән көнендә дә тормыштан, эшләгән эшеннән ямь табып яши. Лаеклы ялда булган бабаларына оныклары, оныкчыклары һәрвакыт кунакка киләләр, шатлыклары, яңалыклары белән уртаклашып торалар.

Сугыш елларында туган Дәүләтшиннар сынмас рухлы буын вәкилләре. Аларның гомер еллары шатлыклы вакыйгалар белән үрелеп бара. 1918 нче елны алтын туйларын каршылыйлар. Бу гаилә өчен тагын бер мөһим вакыйга-уллары Дамир Бөек Ватан сугышында бабасы Әлмөхәммәт Аптула улы вафат булган җирләрне, туганнар каберлеген әти-әнисенә күрсәтеп килә. Рәшит Әлмөхәммәт Дәүләтшинның гомерлек хыялларын тормышка ашырган уллары Дамир гаиләсе белән бергә пулемет хисабы командиры, икенче пулемет ротасы, 620 нче укчы девизиясе, өченче Белоруссия фронтының 30 нчы армиясе өлкән сержанты Әлмөхәммәт Дәүләтшинның узган сугыш юлларын күреп, Витебск шәһәрендә җирләнгән туганнар каберлегенә барып, дога кылып кайталар. Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат итүдә барган сугышларда Әлмөхәммәт Аптула улы Дәүләтшин өч мәртәбә яралана. Аның батырлыгы киләчәк буынга үрнәк итеп сөйләрлек. Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән, көчле рухлы якташыбыз Әлмөхәммәт Аптула улы Дәүләтшинның яу кырларында күрсәткән батырлыклары һәрвакыт истә, якыннарының күңел түрендә. Аны улы, онык-оныкчыклары хөрмәт һәм соклану хисләр белән искә алалар.

Еллар узган саен әти назын күрмәгән сугыш чоры балалары да өлкәнәя бара. Сиксән яшендәге Рәшит Әлмөхәммәт улы ятимлек ачысын татыса да, тормышта авырлыклар күрсә дә сынмаган, тырыш хезмәттә намус белән гомер кичергән кеше. Аны дөньядагы иң матур, җылы сүзләр белән, рәхмәтләр әйтеп, кызлары, улы, онык–оныкчыклары юатып, күңелен күтәреп яшиләр.

                               Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*